Спорт

Әтнәдә традицион каратэ буенча унынчы ачык турнир узды

Әлеге бәйгедә Казан һәм Арча шәһәрләреннән килгән командалар да катнашты.
12.06 00:00

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Әтнә районында икенче ел инде традицион каратэ түгәрәге эшләп килә. Анда өч дистәгә якын укучы йөри. Алар атнаның ике көнендә - сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә "Ашыт" спорт үзәгендә шөгыльләнәләр. Укучыларны традицион каратэның Бөтендөнья Федерациясе судьясы, кара пояска ия булучы (иң мәртәбәле бүләк санала) Татарстанның традицион  Каратэ федерациясенең техник директоры Геворг Кароевич Саргсян өйрәтә. Бу бәйге менә шул укучыларның каратэне ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен күрсәтте, - дип яза район газетасы.

“Ашыт” спорт үзәгендә 10 июнь көнне татарча көрәш кенә күреп ияләнгән Әтнә халкы үзгә спорт төрен, әлеге төр көрәшнең үзгәлекләрен, көрәшнең матурлыгын күрде. Үзебезнең укучыларыбыз-балаларыбыз өчен җан аттык. Ә алар сынатмадылар. Җиңүчеләрне атап китәсе килә.

Зарипов Солтан - 2 урын,
Хәбибуллин Алмаз- 2 урын,
ГабидуллинАйзат- 2 урын,
Җиһангәрәев Тимур-3 урын,
Барсегян Сергей- 3 урын,
Гайнуллин Данил-3 урын,
ГайнуллинКамил -3 урын,
Вәлиуллин Ильяс 3 урынга ия булдылар. Җиңүчеләрне командалап билгеләмәделәр, һәрберсен аерым чакырып, Диплом бүләкләр, медальләр белән зурладылар.

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

24 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Эмиль Гарипов Бирәзә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайтты, күн мозаика буенча мастер-класс үтте, Урта Бирәзәдә Раил Нургалиев абсолют батыр калды.

"Каннга барып җиткән беренче татар" катнашында эшләнгән фильм Казан фестивалендә күрсәтелә

Айдар Шәрипов катнашында төшерелгән «Ласковое безразличие мира» фильмы 71нче халыкара Канн фестиваленең «Особый взгляд» программасында катнашкан иде.

Театр сабан туеның баш батыры - Кариев театры артисты Илдар Әхмәдуллин

Бүген Əтнә районының Каенсар урманында XI Театраль сабантуй үтте.

Урта Бирәзә авылында Теләчедән Раил Нургалиев абсолют батыр калды

Көрәшчегә "Лада-Гранта" автомобиле белән тәкә бүләк ителде.

Колумбия-Польша матчы вакытында 25 градуска якын эссе булачак

Гидрометүзәк, югары температураның кеше организмы өчен куркыныч булырга мөмкин икәне турында кисәтә.