Татар дөньясы

Томск өлкәсендә ике көн рәттән Сабан туе уза

Бәйрәмдә Татарстаннан танылган артистлар, Томск татар мәдәнияте үзәге үзешчән артистлары чыгыш ясар, дип көтелә.
12.06 16:11
(Казан, 12 июнь, "Татар-информ"). 23 һәм 24 июньдә Томск өлкәсенең ике авылында - Эушта һәм Абытайда - Сабан туйлары узачак. Бу хакта "Яшел диңгез" татар яшьләре оешмасы хәбәр итә. 
 
Бәйрәмдә Татарстаннан танылган артистлар, Томск татар мәдәнияте үзәге үзешчән артистлары чыгыш ясар, дип көтелә. Сабан туенда гадәттәгечә ат чабышлары, милли көрәш, спорт ярышлары да уздырылачак. Милли ризыклардан авыз итәргә, сувенир продукцияләре сатып алырга мөмкин булачак, диелә хәбәрдә.  

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

Кариев театры премьералар парады вәгъдә итә

Кариев театры яңа сезонын 4 октябрьдә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән ача.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.

“Янган-тау” Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән беренче геопарк булачак

Халыкара экспертлар Башкортстандагы “Янган-тау” геопаркындагы барлык объектларның геологик һәм тарихи кыйммәтен билгеләгән.

Сергей Осипов гриппның куркыныч өзлегүләргә китерү ихтималын аңлатты

Гриппка каршы вакцинация үткәргәндә, ата-аналар арасында аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылырга тиеш, дип саный белгечләр.