Мәдәният

Бүген Свияжск шәһәрендә VII “Иман моңы” - "Музыка веры" фестивале ачыла

Фестивальнең йомгаклау концерты 21 июльдә Болгарда узачак.
12.06 09:59

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда VII “Иман моңы” - “Музыка веры” фестивале узачак. Бүген Свияжск шәһәрендә  фестивальнең ачылыш тантанасы була. Форумны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залы оештыра. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

  • Форум 2012 елда дини музыка мәдәниятен торгызу һәм популярлаштыру, төрле милләт һәм дин кешеләрен берләштерү һәм аралаштыру, шулай ук Татарстанның толерантлык нигезләрен ныгыту максатыннан булдырылган.
  • Фестивальнең төп концепциясе булып, Татарстанның туристлар һәм дин тотучылар йөри торган эре үзәкләрдә – Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрчегендә, Казанда һәм Болгарда төрле конфессияләргә хас булган тематик концертлар уздыру тора. Концертларга керү ирекле.

Фестиваль бүген, 12 июньдә Зөя утрау-шәһәрчегендә ачыла. Бу көнне биредә ике концерт уза. Аның берсе Зөя утрау-шәһәрчеге музеенда 11.00 сәгатьтә, икенчесе Изге Ана иконасы Соборында  12.00 сәгатьтә булачак. Концертта Татарстан дәүләт кыллы квартеты, “Преображение” чиркәү хоры, “Благовест” ансамбле һәм башка дини музыкаль чыгышлар көтелә.

26 июньдә 19 сәгатьтә Казан Кремлендә “Пушечный двор”да “Иман моңы” фестиваленең гала концерты уздырыла. Фестиваль программасында – төрле диннәргә хас музыка, дөнья халыкларының үзенчәлекле аранжировкадагы җырлары яңгыраячак. Концертта Татарстанның Дәүләт камера хоры, “Яңа музыка” (“Новая музыка”) оркестры, Радик Сәлимов, Алинә Шәрипҗанова (вокал), Илгиз Шәйхразиев (вокал), Александра Бозиянцның “EthnoArt” этник барабаннар мәктәбе (дудук), Анна Благова (тибет “чаша”лары) чыгыш ясаячак.

Фестивальнең йомгаклау концерты 21 июльдә Болгарда узачак. Ачык һавада үтәчәк чарада Татарстанның танылган коллективлары һәм башкаручылар чыгыш ясаячак. Программада ислам музыкасы, татар халык җырлары, авторлар әсәрләре каралган.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәскәү дәүләт педагогика университетында “Татар филологиясе” магистратура юнәлеше ачылган, туган тел укыту программасының төп өлешендә булачак.

Илдар Гыйльметдинов: “Татар теле” предметы балалар өчен мавыктыргыч булырга тиеш

Милли дәүләт телләрен белүчеләргә кызыксындыру чаралары булдыруны уйлап куярга кирәк.

Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә оештырылган “Чиксезлеккә юл” күргәзмәсе - әлеге нияттән эшләнгән беренче эш.

Волонтерларга күбрәк нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итүләре билгеле булды

Барлык волонтерларга чит тел белүе шарт итеп куелган булган.

Мәскәү дәүләт педагогика университетында “Татар филологиясе” магистратура юнәлеше ачылган

Татар филологиясенә 14 бюджет урыны бирелгән, әмма уку йортында бюджет урыннары тулмас дип борчылалар.