Җәмгыять

Арча Бөтенроссия грантын Зур урамны төзекләндерүгә тотачак

Арча шәһәре Бөтенроссия проектының “Кечкенә шәһәрләр” номинациясендә финалга үтте һәм экспертлар тарафыннан уңай бәя алды.
12.06 11:48

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”, "Арча хәбәрләре", Румия Надршина). Татарстан кечкенә шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите тудыру буенча иң яхшы Бөтенроссия проектлар конкурсында 920 млн сумлык 14 грант отты. Бу хакта “Арча хәбәрләре” сайты хәбәр итә.

Россия буенча проектларга барысы 80 грант бирелде. Арча шәһәре проекты да “Кечкенә шәһәрләр” номинациясендә финалга үтте һәм экспертлар тарафыннан уңышлы, дип бәяләнде.

Район башкарма комитетытының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин әйтүенчә, тиздән Арчаның үзәк Зур урамында зур эшләр башланачак. Проект халык фикерен тыңлап эшләнгән. Бу урамда машина хәрәкәте тукталмаячак. Әмма машиналар йөри торган юл бераз тараячак.

Зур урамы Саклык банкы янындагы тыкрыктан Күпербаш авылына таба борылышка кадәр үзгәртеләчәк. Архитектура проектыннан күренгәчә, үзәк урам якын киләчәктә бик матур булып үзгәрәчәк. Зур урамда яңартуэшләре башланачак. 

Җәяүлеләр өчен генә түгел, велосипедта йөрү өчен дә аерым юл сузылачак. Балалар мәйданчыгы, ачык һавада кинотеатр, спорт уеннары өчен махсус урын, шахмат өстәлләре, ачык һавада музей, әдәби кичәләр өчен беседкалар, фонтан, машина тавышын томалый торган куаклыклар, агачлар, чирәмлек  булдырылачак.

Яктырткычлар да матур булачак. Велосипедчылар юлының ике ягына лилия һәм кыңгырау чәчәкләре рәвешендә корычтан эшләнгән фигураларга светодиод тасмалар куелачак. Алар кич белән бик матур булып яначаклар. Хәтта светодиод тасмалар (кызыл, яшел) юлдагы брусчаткаларда да булачак.

Архитектор Виктория Сәлахова җитәкчелегендәге “Архитектура десанты” төркеме проектны, Арчаны өйрәнеп, кеше матурлык белән тәрбияләнсен, аңа уңай булсын дигән максатны күздә тотып эшләгән, диелә район хәбәрендә. 
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

Р.Миңнеханов Татарстан һәм Польша арасындагы хезмәттәшлек өчен күпсанлы юнәлешләрне атады

ТР Президенты Польшаның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты.

Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде

Төркиянең Югары Сайлау Комитеты (Yüksek Seçim Kurulu) алдагы көннәрдә рәсми нәтиҗәләрне ачыклаячак.

Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Республикада эссе һава торышы сакланачак.