Мәдәният

Минзәлә театры артисты Рөстәм Зиннуров Бөтенроссия фестивале лауреаты булды

Кече шәһәр театрлары фестивале Новороссийск шәһәрендә 4 – 11 июнь көннәрендә үтте.
12.06 14:18

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Минзәлә Татар дәүләт драма театры артисты Рөстәм Зиннуров Иблис роле өчен "Өмет" номинациясендә Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале лауреаты булды. Исемлек фестивальнең рәсми сайтына урнаштырылган.

Сабир Өметбаев исемендәге Татар дәүләт драма театры Россиянең кече шәһәр театрлары фестивалендә азәрбайҗан классигы Хөсәен Җәвид әсәре буенча куелган “Иблис” трагедиясе белән катнашты. Режиссеры – Сергей Потапов. Режиссер спектакльдә Иблисне икегә бүлгән – Иблис янында аның күләгәсе дә йөри. Иблис ролен театрның яшь актеры Рөстәм Зиннуров башкарды.

  • Спектакль “Ел вакыйгасы” номинациясендә, Камал театрының “Әтәч менде читәнгә” спектакле белән бергә, “Тантана” республика театр премиясенә лаек булды. Рөстәм Зиннуров "Иң яхшы ир-ат роле" номинациясендә премия номинанты булса да, премия жюриы игътибарыннан читтәрәк калган иде.

  • Кече шәһәр театрлары фестивале Новороссийск шәһәрендә 4 – 11 июнь көннәрендә үтте. Фестивальне оештыручы – Милләтләр дәүләт театры. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Евгений Миронов. Фестивальдә жюрны Россиянең халык артисты Игорь Скляр җитәкләде.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Разил Вәлиев: Мәгариф турындагы законга яңадан кайтырга кирәк

Татарстан депутаты Владимир Путинның Россия халыклары милли телләрен яңадан торгызу инициативасын шатланып кабул итте.

Сораштырылган эшмәкәрләрнең яртысы быел бизнес алып бару өчен шартлар начарайганын әйткән

Тимур Нагуманов эшлеклелек активлыгы кимүенә карата борчылуын белдерде.

Путин Россия халыкларының милли телләрен саклау программасын торгызу ихтыяҗы булуын әйтте

СССР заманында дәүләттә милли телләрне саклау буенча махсус программа бар иде, дип искә төшергән ул.

Р.Миңнеханов санитар зоналар буенча кагыйдәләр турында: Каш ясыйм дип, күз чыгару кебек бу

Президент эшмәкәрләргә, санитар зоналар турында яңа кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында федераль Хөкүмәткә хат юлларга вәгъдә бирде.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә битараф җитәкчеләрне ярты ел кабул итмәү белән янады

Татарстан Президенты түрәләрнең эшмәкәрләр белән сөйләшергә өйрәнергә тиешлеген әйтте.