Рәсми Татарстан

Гүзәл Яхина Рөстәм Миңнехановка яңа китабын бүләк итте

Яхина “Татмедиа” агентлыгы янында “Укый Казан, укый Татарстан” китап фестивале мәйданчыгында “Балаларым минем” (“Дети мои”) яңа романын тәкъдим итте.
12.06 15:58

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Шактый шау-шу тудырган “Зөләйха күзләрен ача” (“Зулейха открывает глаза”) романы авторы Гүзәл Яхина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка яңа китабын бүләк итте. 

Яхина “Татмедиа” агентлыгы янында “Укый Казан, укый Татарстан” китап фестивале мәйданчыгында “Балаларым минем” (“Дети мои”) яңа романын тәкъдим итте. Ул фестиваль кунаклары белән әсәрләренең язылу тарихын уртаклашты һәм Идел буе немецлары тормышы турындагы яңа китабының кыскача сюжетын сөйләде.

Бу вакытта Рөстәм Миңнеханов “Кәҗә бистәсе” метросы станциясеннән “Казан” гаилә үзәге янындагы фанфест мәйданчыгына илтә торган яңартылган бульвар буйлап узды. Татарстан Президенты полиграфистлар һәйкәленә чәчәк салды. Шуннан соң ул китап фестивале мәйданчыгына килде һәм Гүзәл Яхина белән сөйләште. Язучы аңа яңа романы турында сөйләде һәм китабын бүләк итте.

  • “Балаларым минем” (“Дети мои”) яңа романының баштагы юлларын “Тоталь диктант-2018”дә катнашучыларга әйтеп торып яздырдылар.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертүгә 30 көн вакыт бар

Дәүләт Думасында икенче укылышка төбәкләр фикере кабул ителергә һәм исәпкә кертелергә тиеш.

Р.Миңнеханов: Татарстанны PAX Technology Limited белән хезмәттәшлек кызыксындыра

Татарстан Кытай партнерлары белән эшлекле багланышларны үстерүгә җитди игътибар бирә.

ТР Президенты Иран Тулы вәкаләтле вәкилен иктисади элемтәләрне көчәйтергә чакырды

Бүген Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Мехди Санаи белән очрашты.

Республикада дару һәм медицина техникасы белән бердәнбер оешма тәэмин итәчәк - С.Захарова

Дәүләт контрактлары буенча "Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе" учреждениесе эшләячәк.