Җәмгыять

Россия көчле булсын өчен, без үз өлешебезне кертергә әзер - Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты “Казан” Гаилә үзәге каршында татарстанлыларны "илнең төп бәйрәме" белән котлады.
12.06 17:36

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан оештырылган концерт кунагы булды.

“Россияне яратам” чарасы бүген көндез “Казан” Гаилә үзәге мәйданында узды. Тамашачылар алдында Казан рок-төркемнәре һәм башка иҗат коллективлары чыгыш ясады. Бәйрәмнең рәсми өлешен республика лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин ачты.

“Бүген илебезнең төп бәйрәме - Россия көне. Без аны бергәләп уңышларыбыз, казанышларыбыз, яңа төзелгән объектларыбыз белән билгеләп үтәбез. Казанда һәм тулаем Татарстанда республика үсеше, халкы өчен күп эшләр башкарыла. Без үз илебез белән горурланабыз. Россия көчле булырга тиеш, ә Татарстан әлеге көчкә үзеннән зур өлеш кертергә тиеш, һәм без сезнең белән моңа әзер”, - диде Татарстан Президенты.

Аннан соң Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллина - Игорь Крутой Академиясе хоры һәм Казан хоры белән бергә - Россия гимнын башкарды.

Моннан тыш, сәхнәдә Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Татарстанның студентлар хезмәт отрядлары активистларына юлламалар тапшырды.

Россия көне бәйрәме хедлайнеры “Авария дискотекасы” төркеме булды.


 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Калеб" проектлары Кариев театрында күрсәтеләчәк, ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте, Казанда татар юмор мәктәбен булдыралар.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.

“Янган-тау” Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән беренче геопарк булачак

Халыкара экспертлар Башкортстандагы “Янган-тау” геопаркындагы барлык объектларның геологик һәм тарихи кыйммәтен билгеләгән.

Сергей Осипов гриппның куркыныч өзлегүләргә китерү ихтималын аңлатты

Гриппка каршы вакцинация үткәргәндә, ата-аналар арасында аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылырга тиеш, дип саный белгечләр.