Җәмгыять

Казанда Россия көне “Халыклар дуслыгы парады” белән билгеләп үтелде

Акция FIFA-2018 Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан мәдәни программа кысаларында барды.
12.06 18:00

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”, Татьяна Иванова). Россия көнендә Казанда М.Горький исемендәге Үзәк ял һәм мәдәният паркында “Халыклар дуслыгы парады” булып узды. Акция FIFA-2018 Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан мәдәни программа кысаларында барды.

Бәйрәмне Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы оештырды.

Паркка кергәндә үк башланып киткән колонна алдында, Россия гимнын башкарып, җырчылар һәм баянчылар атлады. Кызлар һәм егетләр милли киемнәрдән булды.

Чарада катнашучыларны төп сәхнәдә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова котлады. “Иң мөһиме – безнең дуслык. Быел парад икенче ел уза. Мин ышанам, ул әле өченче, дүртенче генә түгел, күп тапкырлар узар”, - диде ул үз чыгышында.

В Казани прошел «Парад дружбы народов России»

Парадта кунакларны һәм шәһәр халкын шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева котлады.

Россия көненә багышланган концертта Татарстанның күптөрле милли иҗат коллективлары, шулай ук профессиональ ансамбльләр чыгыш ясады.

Биредә шулай ук Татарстандагы төрле милләт халкы яшьләре сурәтләнгән “Киңкырлы Татарстан” фотокүргәзәзсе тәкъдим ителде.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

16 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов бүген Теләчедә, Биектауда, Балык Бистәсендә булды, Самара өлкәсендә яңа мәчет ачылды.

Рөстәм Миңнеханов: Теләче районы гадәттәгечә урып-җыю барышында оешканлык күрсәтә

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, теләчелеләрнең уңыш күләмнәрен арттыру өчен резервлары җитәрлек.

Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләде

«Республика һәрвакыт сезнең белән, без һәрвакытта да үзебездә җитештерелгән продукциягә өстенлек бирәчәкбез», - диде Татарстан Президенты.

Татарстан укучысы Кытайда халыкара математика олимпиадасында алтын медаль яулады

Олимпиадада Сингапур, Филиппин, Макао, Гонконг, Россия, АКШ, Канада, Бөекбритания һәм Австралия укучылары катнашты.

“Казан” гаилә үзәге янында Red Bull Air Race тамашачы зонасы тулысынча түләүле була

“Һавада Формула-1” болид очышларын Кремль яр буеннан түләүсез карап булачак.