Җәмгыять

Балтачта “Без наркотикларга каршы - без сәламәт яшәү рәвеше яклы” дигән чара узды

Норма мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен “Күңелле стартлар” үткәрелде.
13.06 00:00

(Балтач, 13 июнь, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Гөлзидә Газизуллина).  Балтачта “Без наркотикларга каршы - без сәламәт яшәү рәвеше яклы” дигән чара үткәрелде. "Факел" клубы хезмәткәрләре Норма мәктәп яны лагерына йөрүче балалар өчен әнә шундый шигарь астында “Күңелле стартлар” үткәргән, дип яза җирле басма.

Әлеге чарада балалар ике командага бүленеп, күңелле спорт эстафетасында көч сынашкан. Спорт чаралары үткәрүнең төп максаты да баланың ныклыгын, түземлеген арттыру максатыннан эшләнде, шул ук вакытта үзара дустанә мөнәсәбәтләр дә булдырылды, яшьтәшеңә ярдәм кулы сузу кирәклеге дә ассызыкланды, ди чараны оештыручылар. Кабатланмас, гадәти булмаган ярышлар балалар күңеленә бик хуш килгән, алар "Факел" клубы хезмәткәрләрен янәдән кунакка чакырып калган.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Калеб" проектлары Кариев театрында күрсәтеләчәк, ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте, Казанда татар юмор мәктәбен булдыралар.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.

“Янган-тау” Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән беренче геопарк булачак

Халыкара экспертлар Башкортстандагы “Янган-тау” геопаркындагы барлык объектларның геологик һәм тарихи кыйммәтен билгеләгән.

Сергей Осипов гриппның куркыныч өзлегүләргә китерү ихтималын аңлатты

Гриппка каршы вакцинация үткәргәндә, ата-аналар арасында аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылырга тиеш, дип саный белгечләр.