Рәсми Татарстан

Томас Винклер: Татарстан белән Даниянең алга таба хезмәттәшлеге өчен көчле нигез бар

Татарстан Президентының Дания Корольлеге илчесе белән очрашуы Казан Кремлендә узды.
13.06 07:29

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дания Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер белән очрашты.  Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Рөстәм Миңнеханов илчегә Татарстанга килүе өчен рәхмәт белдерде һәм бүген төбәкара дәрәҗәдә эшлекле элемтәләргә ярдәм итү аеруча әһәмиятле икәнен искәртте. 

Ул Татарстанда Дания Корольлеге белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе ресурсларны саклау, югары технологияләр һәм җиһазлар өлкәсендә булуын искәртте. 

Татарстанның нефть химиясе өлкәсе предприятиеләре һәм республика вузлары «Хальдор Топсе» Дания компаниясе белән хезмәттәшлек итә, - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шулай ук республикада "Алабуга" МИЗ территориясендә "Роквул" компаниясе актив эш алып бара. Анда Европадагы иң зур янмый торган материаллар җитештерү заводы эшли. Башка өлкәдә дә проектлар бар. 

Рөстәм Миңнеханов Дания Корольлеге илчелеге вәкилләрен минераль мамык субстратлары җитештерәчәк яңа производствоны ачу тантанасында катнашуга чакырды. Аның сүзләренчә, 2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Дания арасында тышкы сәүдә әйләнеше, узган ел белән чагыштырганда, 10 кат арткан һәм 100млн. доллар тәшкил итә. Әмма яхшырак заманда әлеге күрсәткеч югарырак иде, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты фикеренчә, хезмәттәшлек өчен югары технологияләр, энергетика, машина төзү, станоклар төзү, сәламәтлек саклау, фармацевтика, агросәнәгать комплексы, инновацион җитештерү өлкәләре кызыклы. 

Дания Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер белдергәнчә, Татарстан белән Даниянең алга таба хезмәттәшлек өчен гаять көчле нигезе бар. Ул товар әйләнеше күләмен арттыру мөмкинлекләре барлыгын ассызыклады.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов: Сингапур белән элемтәләрне үстерүдә Татарстан төбәк дәрәҗәсендә катнаша

Россия һәм Сингапур арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне Сингапурның беренче Премьер-министры Ли Куан Ю урнаштырды, диде Максим Акимов.

20 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Калеб" проектлары Кариев театрында күрсәтеләчәк, ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте, Казанда татар юмор мәктәбен булдыралар.

ТНВ каналы “Көтелмәгән кунак” кинокомедиясен тәкъдим итте

Сериал эфирга 22 сентябрь көнне сәгать 15.30 чыгачак.

“Янган-тау” Россиядә ЮНЕСКОга кертелгән беренче геопарк булачак

Халыкара экспертлар Башкортстандагы “Янган-тау” геопаркындагы барлык объектларның геологик һәм тарихи кыйммәтен билгеләгән.

Сергей Осипов гриппның куркыныч өзлегүләргә китерү ихтималын аңлатты

Гриппка каршы вакцинация үткәргәндә, ата-аналар арасында аңлату эшләре тиешле дәрәҗәдә алып барылырга тиеш, дип саный белгечләр.