Мәдәният

Чаллы театры актрисалары “Иң яхшы хатын-кыз роле” бүләгенә лаек булды

"Мастеровые” театры актрисалары Новороссийскида узган Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале призына лаек булды.
13.06 15:16

(Чаллы, 13 июнь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллының “Мастеровые” рус драма театры актрисалары Новороссийскида XVI Россиянең кече шәһәр театрлары фестивалендә “Иң яхшы хатын-кыз роле” бүләгенә лаек булды.

  • Новороссийскида XVI Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале төгәлләнде. Театраль форум күп еллар үткәрелеп килә, аңа Россия халык артисты Евгений Миронов җитәкчелегендә Милләтләр театры кураторлык итә.

Россия халык артисты Игорь Скляр җитәкләгән жюри Чаллының “Мастеровые” рус драма театры эшен югары бәяләгән. Алар Денис Хөснияров сәхнәләштергән “Карл һәм Анна” спектаклен күрсәткән.

  • Спектакльдә Беренче бөтендөнья сугышы ахырындагы вакыйгалар сурәтләнә. Биредә сугышның тынычлыкны бозуы һәәм гаиләләрнең таркалуы күрсәтелгән. Актерлар ул чорны оста итеп җиткерә алган.

“Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңү “Мастеровые” театрының ике актрисасына берьюлы бирелә. Алар - Анна ролен башкарган Александра Петрова һәм Мария ролен уйнаган Анна Дунаева.


 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Тунис товарларына Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә ихтыяҗ бар

Бу хакта Татарстан Президенты Тунис Премьер-министры Юсеф Шахед белән очрашуда әйтте.

Рифкать Әхмәтҗанов әзерләгән этимологик сүзлекнең икенче бүлеген туганнары чыгарачак

“Татар теленең этимологик сүзлеге” авторы, инфаркт булу сәбәпле, вафат.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә Парламент дәресе бирде

Мондый дәресләр республиканың барлык мәктәпләрендә үткәрелә: депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре укучылар белән күзгә-күз очраша, аңлату эшләре алып бара

16 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Тунис белән хезмәттәшлек итәчәк, Габдулла Тукай турында китап тәкъдим ителде, беренче татар ораториясен студентлар әзерли.

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районы өлкәннәрен Ветераннар советының 40 еллыгы белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенә ветераннар хәрәкәтендәге тырыш хезмәте өчен Мактау билгесе тапшырдылар.