Мәдәният

Россия көне уңаеннан чыккан роликта татар җыры вәкиле буларак Татарка күрсәтелгән

Ролик социаль челтәрләргә урнаштырылган.
13.06 20:47

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Сбербанк»ның Россия көне уңаеннан чыгарылган видеоролигында татар телендә җырлаучы татар җырчысы буларак Татарка исеме астында чыгыш ясаучы Ирина Смелая күрсәтелгән. Әлеге ролик социаль челтәрләргә урнаштырылган.

“Россиядә күп телләрдә сөйләшәләр. Үз туган телеңне белү – искелек калдыгы түгел. Россия эстрадасының яшь йолдызлары моны үз үрнәкләрендә расладылар”, - дигән сүзләр белән башлана ролик. Алга таба “Төрле милләт телләрендә җырлаучы эстрада йолдызлары” китерелә.

Исемлекне Татарка башлый. “Алтын” җыры белән шаулаган җырчы татар телендә рэпның ни дәрәҗәдә оригиналь була алуын күрсәтте”, - ди роликны төшерүчеләр.

Башкорт җыры вәкиле буларак Элвин Грей аталган һәм аның башкорт, рус телендә җырлавы билгеләп үтелгән, аның җырларын яшьләрнең яхшы кабул итүе әйтелгән.

Роликта бурят җырчысы, “Бурят эстрадасының иң матур аяклары” титулы иясе Мэдэгма Доржиева, адыгей җырчысы Анжелика Нечесова, саха этноҗырчысы Юлиана Кривошапкина композицияләреннән өзекләр урын алган.

“Гаҗәеп, никадәр колоритлы һәм күп төрле безнең илебез!” – дигән сүзләр белән тәмамлана ролик.

  • Википедиядәге мәгълүматлар буенча, Ира Смелая 1991 елда Яр Чаллы каласында туган. 16 яшьтән аерым яши, 20 яшендә Санкт-Петербург шәһәренә күченгән. Элек «Fashion Trashon» шоуын алып барган, хәзер исә видеоблог алып бару белән мәшгуль. «Семейка» (КликКлак), «Узнай-ка» (IlichShow) видеопроектларын алып бара.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Новосибирск шәһәрендә татар яшьләренең Себер фестивале була

27 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр узачак фестивальдә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәр татар кешесе катнаша ала.

Рөстәм Миңнеханов 45 ел элек Суворов училищесын тәмамлаганнар белән очрашуда катнашты

1973 елда училищены Россия оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов тәмамлаган.

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә сәнгать осталары концертын карады

Чарада Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.

Башкортстанда беренче тапкыр кош сурәте төшерелгән археологик һәйкәл табылган

Горизонталь плитәдәге тар ярыкта металл корал белән төшерелгән кош сурәте мүк белән капланган булган.

Төмәндә Тимур Насыйров истәлегенә ат ярышлары була

Урал федераль округы чемпионаты Түбән Тәүдедә узачак.