Хәвеф-хәтәр

Зәйдә юл һәлакәтендә 9 айлык бала исән калган

12 июньдә Әлмәт ягыннан Зәйгә керү юлында йөк машинасы һәм ике автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.
13.06 19:26

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Зәй янындагы коточкыч һәлакәттә 9 айлык бала исән калган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Дәүләт автоинспекциясендә. Алдан агентлык кичә кич Әлмәт ягыннан Зәйгә керү юлында юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр иткән иде.

Якынча мәгълүматларга караганда, 12нче модельле “Лада”ны йөртүче 37 яшьлек ир-ат идарәне югалткан һәм зур тизлектә каршы полосага чыгып, “Исузу” йөк машинасына бәрелгән. Бәрелешү аркасында фура бер ягына ауган, ә җиңел автомобиль “Киа”га да килеп бәрелгән.

Һәлакәт аркасында “Лада” автомобиле металл өеменә әйләнгән, йөртүчесе шунда ук үлгән.

Һәлакәттә шулай ук “Киа” автомобиле пассажиры зыян күргән. Хатын-кыз куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган, шул сәбәпле, төрле имгәнүләр алган. Пассажирны "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән хастаханәгә озатканнар.

Корея автомобилендә арткы утыргычта 9 айлык бала булган. Аны имгәнүдән махсус утыргычта булуы саклап калган.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

Р.Миңнеханов Татарстан һәм Польша арасындагы хезмәттәшлек өчен күпсанлы юнәлешләрне атады

ТР Президенты Польшаның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты.

Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде

Төркиянең Югары Сайлау Комитеты (Yüksek Seçim Kurulu) алдагы көннәрдә рәсми нәтиҗәләрне ачыклаячак.

Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Республикада эссе һава торышы сакланачак.