Авыл

Әлки районында “Трактор-прицеп” профилактик операциясе башланды

“Трактор-прицеп” операциясен Гостехнадзорның район бүлеге ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә үткәрә.
14.06 03:00

(Әлки, 14 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында 13 июньнән “Трактор-прицеп” профилактик операциясе игълан ителде, дип яза җирле басма.

 Үзйөрешле машина-тракторлар катнашында аварияләрне һәм бәхетсезлек очракларын киметүгә, хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән әлеге чара бөтен республика күләмендә бара. Ул 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

“Трактор-прицеп” операциясен Гостехнадзорның район бүлеге ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә үткәрә. Район Гостехнадзор бүлеге начальнигы Андрей Петухов әйтүенчә, операция барышында тракторларны, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын һәм аларга тагылмаларны файдаланганда кагыйдә бозуларны ачыклау һәм кисәтү максат итеп куела. Рейдлар үткәргәндә әлеге төр машиналарны теркәү һәм файдалану кагыйдәләренең үтәлешенә, аларның төзеклегенә, ел саен техник карау үтүенә зур игътибар биреләчәк.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

"Татар-информ"да хәләл продукцияне сертификатлаштыру турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

Р.Миңнеханов Татарстан һәм Польша арасындагы хезмәттәшлек өчен күпсанлы юнәлешләрне атады

ТР Президенты Польшаның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты.

Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде

Төркиянең Югары Сайлау Комитеты (Yüksek Seçim Kurulu) алдагы көннәрдә рәсми нәтиҗәләрне ачыклаячак.

Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Республикада эссе һава торышы сакланачак.