Татар дөньясы

Төмән татарлары “Дуслык күпере” фестивалендә катнашкан

Быел беренче мәртәбә “Себернең милли байлыгы” дип аталган интеллектуаль викторина уздырганнар.
14.06 07:52

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). 12 июньдә Төмән татарлары Төмән шәһәренең Төсле бульварында “Дуслык күпере” Милләтләр фестивалендә катнашкан. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

24нче тапкыр уздырыла торган фестиваль зур фольклор-этнографик мәйданчыкка әверелгән. "Төмәндәге Төсле бульварны гөрләтеп төрле музыка коралларында уйнаган милли көйләр, халык җырлары яңгырады, милли киемнәрдәге кызлар-егетләр биеп, тамашачыларның күңелләрен ачтылар", дип яза "Яңарыш" сайтында Рәүфә Кангазина

Бәйрәм чарасының тантаналы өлешен Төмән сәнгать институты ректоры, милли-мәдәни автономияләре һәм иҗтимагый оешмаларының координацион советы рәисе Игорь Шишкин ачкан. Котлау сүзләре белән өлкә башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Моор, хәрби ветераннар госпиталенең баш табибы Альберт Юсупов, Төмән районы һәм шәһәр халкын социаль яктан яклау буенча баш белгеч Наталья Насыйбуллина, Төмән кадетлар училищесының байрак йөртүчесе Алексей Гашилык чыгыш ясаган.

"Аннары хөрмәтле кунаклар һәр милли йортта булып, мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре, аш-суы белән якыннан таныштылар. “Татар йорты”нда аларны өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм өлкә татар Конгрессы вәкилләре югары дәрәҗәдә каршыладылар", диелгән әлеге хәбәрдә.

Бәйрәмне оештыручылар олылар һәм балалар өчен кырыкка якын мастер-класс оештырган. Биредә һәркемгә “Цыганочка” яки “Лезгинка”ны биергә, думбра, сыбызгы, шөлдерле барабанда уйнарга, тал чыбыгыннан декоратив койма үрергә, саклаучы курчак тегәргә өйрәнергә мөмкинлек булган.

Шулай ук декоратив-кулланма сәнгате әсәрләре күргәзмәләре, милли киемдә фотога төшәр өчен фото зоналары әзерләнгән. Көн дәвамында зур сәхнәдә өлкәнең төрле почмагыннан җыелып килгән иҗади төркемнәр чыгыш ясаган.

Быел беренче мәртәбә “Себернең милли байлыгы” дип аталган интеллектуаль викторина уздырылган. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәскәү дәүләт педагогика университетында “Татар филологиясе” магистратура юнәлеше ачылган, туган тел укыту программасының төп өлешендә булачак.

Илдар Гыйльметдинов: “Татар теле” предметы балалар өчен мавыктыргыч булырга тиеш

Милли дәүләт телләрен белүчеләргә кызыксындыру чаралары булдыруны уйлап куярга кирәк.

Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә оештырылган “Чиксезлеккә юл” күргәзмәсе - әлеге нияттән эшләнгән беренче эш.

Волонтерларга күбрәк нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итүләре билгеле булды

Барлык волонтерларга чит тел белүе шарт итеп куелган булган.

Мәскәү дәүләт педагогика университетында “Татар филологиясе” магистратура юнәлеше ачылган

Татар филологиясенә 14 бюджет урыны бирелгән, әмма уку йортында бюджет урыннары тулмас дип борчылалар.