Сәясәт

ТАССР Югары Советына тәүге сайлауларга 80 ел тулуга багышланган күргәзмә оештырылачак

Юрий Камалтынов бу дата хөрмәтенә төрле чаралар үткәрелүен әйтте.
14.06 11:55

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел 26 июньдә ТАССР Югары Советына беренче сайлаулар уздыруга 80 ел тула. Шул уңайдан, Татарстанның Дәүләт Советы төрле чаралар, шул исәптән, күргәзмә әзерләнә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашучыларга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов искәртте.

Ул 26-28 июнь көннәрендә беренче утырышта сайланган 143 депутатның 134е катнашканын билгеләп узды. “Ул вакытта беренче чакырылыш Югары Совет составында 25 хатын-кыз булган. Депутатлар яшерен тавыш юлы белән дүрт елга сайланган. 1978 елдан үзгәрешләр кертелгәч, биш елга сайлана башлаганнар. Югары Советның ул вакытта вәкаләтләре зур булган. Республиканың бюджетын раслаган, дәүләт хакимияте югары органнары эшен контрольдә тоткан. Югары Совет ике тапкыр Конституция кабул иткән – 78 елның 31 мае һәм 92 елның 6 ноябрендә. Нәтиҗәдә, 38 елдан 95 елга кадәр 12 чакырылыш дәвамында парламентның 125 сессиясендә республиканың яңа тарихы язылды дип әйтергә була. Бүгенге республика законнарына нигез салынды”, - дип сөйләде Юрий Камалтынов.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Югары Совет белән кызыклы шәхесләр җитәкчелек иткәнен билгеләп узды. “Күпчелеген беләбез, кайберләре белән бергә эшләү бәхете дә тәтеде, күбесе, кызганыч, репрессия корбаннары булды. Хәзер аппарат, Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә, бу датага чаралар әзерләү эше үткәрелә. Көз башында, сентябрьдә, Архив идарәсе, Татарстанның дәүләт музее белән берлектә, Дәүләт Советында шушы датага багышлап кызыклы күргәзмә ачарга җыенабыз. Рәисләр җирләнгән урыннар ачыкланды. Бигрәк тә 30 нчы елларда зыян күргән кешеләр турында мәгълүмат юк иде. Ремонт һәм һәйкәлләр кую эшләрен төгәлләү күздә тотыла. Хәзер бу юнәлештә эш башкарыла”, – диде ул.

Юрий Камалтынов массакүләм мәгълүмат чараларына бу дата турында халыкка мәгълүмат җиткерелүен сорады. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Разил Вәлиев: Мәгариф турындагы законга яңадан кайтырга кирәк

Татарстан депутаты Владимир Путинның Россия халыклары милли телләрен яңадан торгызу инициативасын шатланып кабул итте.

Сораштырылган эшмәкәрләрнең яртысы быел бизнес алып бару өчен шартлар начарайганын әйткән

Тимур Нагуманов эшлеклелек активлыгы кимүенә карата борчылуын белдерде.

Путин Россия халыкларының милли телләрен саклау программасын торгызу ихтыяҗы булуын әйтте

СССР заманында дәүләттә милли телләрне саклау буенча махсус программа бар иде, дип искә төшергән ул.

Р.Миңнеханов санитар зоналар буенча кагыйдәләр турында: Каш ясыйм дип, күз чыгару кебек бу

Президент эшмәкәрләргә, санитар зоналар турында яңа кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында федераль Хөкүмәткә хат юлларга вәгъдә бирде.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә битараф җитәкчеләрне ярты ел кабул итмәү белән янады

Татарстан Президенты түрәләрнең эшмәкәрләр белән сөйләшергә өйрәнергә тиешлеген әйтте.