Спорт

Көрәшне олимпия спорт төре итәр өчен халыкара дәрәҗәгә чыгарга кирәк – Җәүдәт Миңнәхмәтов

Киләчәккә максат – дүрт континентта, кимендә 70-80 илдә Көрәш федерацияләре булырга тиеш, ди Халыкара көрәш федерациясе башлыгы.
14.06 13:03

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Көрәш буенча халыкара чемпионатларны даими уздырып тору өчен көчле химаячеләр һәм дәүләт ярдәме кирәк. Бу хакта Халыкара көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында белдерде.

16 июньдә Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында көрәш буенча дөнья чемпионаты узачак. Ул Миңгәрнең данлыклы Сабан туе белән бер көндә үтәчәк.

“2013 елда Казанда узган Универсиада программасына кертелгәннән соң, спорт төре буларак көрәш халыкара дәрәҗәдә танылу алды. 2015 елда Казанда көрәш буенча дөнья чемпионаты булды, узган ел Миңгәрдә төрки халыклар арасында көрәш буенча дөнья Кубогы оештырылды. Безнең зур максат – көрәшне олимпия спорт төренә күтәрү”, - дип сөйләде Җәүдәт Миңнәхмәтов.

“Россиядә көрәшне үстерүдә кыенлыклар юк. Төбәкләрдә тренерларга кытлык бар, әлбәттә, әмма шулай да үз илебездә без яхшы эшлибез. 22 төбәктә Көрәш федерацияләре исәпләнә, аларның саны алга таба да артачак. Ләкин халыкара дәрәҗәгә чыгу өчен тотрыклы финанслау, даими химаячеләр һәм дәүләт ярдәме таләп ителә. Без бу юнәлештә эшлибез”, - ди Көрәш федерациясе башлыгы. 

Аның сүзләренчә, олимпия спорт төре булыр өчен дөньядагы дүрт континентта да, кимендә 70-80 илдә Көрәш федерацияләре булырга тиеш. Һәм ике елга бер дөнья чемпионатын үткәрү мөһим. Бүгенге көндә әле алты илдә генә Көрәш федерацияләре бар. Беренче чиратта, төрки илләр көрәшне үстерү яклы, ди Халыкара көрәш федерациясе президенты.

Быелгы чемпионатта 40лап илдән, шул исәптән Румыниядән дә спортчылар катнаша.  Румыния Көрәш федерациясе президенты Наим Бельджин: “Көрәш белән төрки халыклар гына түгел, бездә, мәсәлән, румыннар да кызыксына. Ел саен Румыниядә көрәш буенча 30лап ярыш уза. Без Россиянең Көрәш федерациясе һәм Халыкара көрәш федерациясе белән хезмәттәшлекне киләчәктә тагын ныгытырга телибез”, - дип фикерләрен җиткерде журналистларга.  

Сүз уңаеннан, быелгы чемпионатны оештырырга нефтьчеләр булышкан.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәскәү дәүләт педагогика университетында “Татар филологиясе” магистратура юнәлеше ачылган, туган тел укыту программасының төп өлешендә булачак.

Илдар Гыйльметдинов: “Татар теле” предметы балалар өчен мавыктыргыч булырга тиеш

Милли дәүләт телләрен белүчеләргә кызыксындыру чаралары булдыруны уйлап куярга кирәк.

Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә оештырылган “Чиксезлеккә юл” күргәзмәсе - әлеге нияттән эшләнгән беренче эш.

Волонтерларга күбрәк нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итүләре билгеле булды

Барлык волонтерларга чит тел белүе шарт итеп куелган булган.

Мәскәү дәүләт педагогика университетында “Татар филологиясе” магистратура юнәлеше ачылган

Татар филологиясенә 14 бюджет урыны бирелгән, әмма уку йортында бюджет урыннары тулмас дип борчылалар.