Спорт

Көрәшчеләребезне танытырга кирәк, шул чакта җанатарлар да күп булыр – Җәүдәт Миңнәхмәтов

Халыкара көрәш федерациясе президенты журналистларны көрәшчеләр турында ешрак язарга өндәде.
14.06 13:47

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). “Көрәшчеләребезне танытырга кирәк”, – дип белдерде Халыкара көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында. 16 июньдә Саба районы Миңгәр авылында көрәш буенча дөнья чемпионаты үткәрелүе уңаеннан ул журналистларга мөрәҗәгать итте.

Җәүдәт Миңнәхмәтов сүзләренчә, бүген Россиядә спорт төре буларак көрәшне үстерү өчен бөтен шартлар бар. Татарстанда гына да 30 меңләп кеше көрәш белән шөгыльләнә. “Безнең көрәш бик тамашалы, кагыйдәләр дә бер тәртипкә китерелде. Әмма, мәсәлән, кайсы көрәшченең җиде тапкыр яки биш тапкыр Россия чемпионы, 10 тапкыр Татарстан чемпионы булганын кем белә? Мәгълүмат җитмәү – бүген безнең эштә кимчелек булып тора. Бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә кирәк. Халкыбыз милли геройларын белергә тиеш. Аларны бакча яшендәге балалар да, мәктәп укучылары да яхшы белергә тиеш. Шул чакта җанатарларыбыз булыр, көрәш бөтен дөньяга танылыр”, – дигән фикерләре белән уртаклашты ул.

Җәүдәт Миңнәхмәтов журналистларны көрәшчеләр турында ешрак язарга өндәде. 

16 июньдә көрәш буенча дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы составында Татарстан данын 2017 елгы Дөнья кубогы иясе Азат Нурмөхәммәтов, көрәш буенча 2017 елгы Россия чемпионы Ренас Кәлимуллин һәм 2017 елгы Россия чемпионы Илмир Төхвәтуллин яклаячак. Командада шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән – Төмән өлкәсеннән Егор Егоян һәм Альберт Рәхмәтуллин, Башкортстаннан Айнур Сыртаев, Мари Элдан Муса Галләмов бар. Россия җыелма командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов.

“Көрәш безнең өчен спорт кына түгел, ул – милли байлыгыбыз, – дип ассызыклады көрәшче Ренас Кәлимуллин журналистларга. – Минем бабам көрәшкән һәм ул мине дә өйрәтте, хәзер мин энеләремне өйрәтәм. Көрәш традицияләре буыннан-буынга күчә, халкыбызның бөтен дөньяга күрсәтерлек милли-мәдәни хәзинәсе булып тора”.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәскәү дәүләт педагогика университетында “Татар филологиясе” магистратура юнәлеше ачылган, туган тел укыту программасының төп өлешендә булачак.

Илдар Гыйльметдинов: “Татар теле” предметы балалар өчен мавыктыргыч булырга тиеш

Милли дәүләт телләрен белүчеләргә кызыксындыру чаралары булдыруны уйлап куярга кирәк.

Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә оештырылган “Чиксезлеккә юл” күргәзмәсе - әлеге нияттән эшләнгән беренче эш.

Волонтерларга күбрәк нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итүләре билгеле булды

Барлык волонтерларга чит тел белүе шарт итеп куелган булган.

Мәскәү дәүләт педагогика университетында “Татар филологиясе” магистратура юнәлеше ачылган

Татар филологиясенә 14 бюджет урыны бирелгән, әмма уку йортында бюджет урыннары тулмас дип борчылалар.