Җәмгыять

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында 1000нән артык волонтер хезмәт күрсәтә

“Волонтер – безнең илнең визит карточкасы” диде Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.
14.06 13:59

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында, Казанда, меңнән артык волонтер хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов әйтте.

“Аерым әйтергә кирәк, әлеге процесста күп санлы волонтерлар хезмәт күрсәтәчәк. Аларны сез монда – матбугат үзәгендә дә күрәсез. Шәһәр урамында, шулай ук “Казан Арена” футбол стадионында да волонтерларны очратырга була. Барысы меңнән артык волонтер эшли. Алар ярдәм кирәк очракта, үзләре белгән теләсә нинди мәгълүмат белән ярдәм итә ала. Шунысын да искәртергә кирәк, барлык волонтерлар да чит телдә сөйләшә белә. Бу яктан проблемалар юк”, - диде Леонов.

Министр волонтерларның илебез өчен әһәмиятен дә билгеләп үтте.

“Бүген волонтер ул – һәр кешене күтәренке рух, яхшы кәеф белән, елмаеп каршы алучы кеше. Волонтер – илебезнең визит карточкасы. Безнең волонтерлык хәрәкәте буенча тәҗрибәбез зур, ул инде 2013 елгы Универсиада вакытыннан ук килә. Бүген биредә эшләүче волонтерлар Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән генә дә түгел, хәтта чит илдән килүчеләр дә бар”, - диде Владимир Леонов.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәскәү дәүләт педагогика университетында “Татар филологиясе” магистратура юнәлеше ачылган, туган тел укыту программасының төп өлешендә булачак.

Илдар Гыйльметдинов: “Татар теле” предметы балалар өчен мавыктыргыч булырга тиеш

Милли дәүләт телләрен белүчеләргә кызыксындыру чаралары булдыруны уйлап куярга кирәк.

Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә оештырылган “Чиксезлеккә юл” күргәзмәсе - әлеге нияттән эшләнгән беренче эш.

Волонтерларга күбрәк нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итүләре билгеле булды

Барлык волонтерларга чит тел белүе шарт итеп куелган булган.

Мәскәү дәүләт педагогика университетында “Татар филологиясе” магистратура юнәлеше ачылган

Татар филологиясенә 14 бюджет урыны бирелгән, әмма уку йортында бюджет урыннары тулмас дип борчылалар.