Рәсми Татарстан

Миңнеханов: КФУда 15 ел элек оештырылган бизнес-мәктәп бүген алдынгы мәйданчыкка әйләнде

Рөстәм Миңнеханов "Алдынгы технологияләр дәверендә хәзерге заман бизнес-мәктәпләре" халыкара фәнни-гамәли конференцисе ачылуда катнашты.
14.06 16:40

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алдынгы технологияләр дәверендә хәзерге заман бизнес-мәктәпләре" халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылуда катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Конференцияне Казан федераль университетының Бизнес югары мәктәбе белән Россия бизнес-белем бирү ассоциациясе (РАБО) оештырды. 

КФУ ректоры Илшат Гафуров хәбәр иткәнчә, конференциядә җитмештән артык кеше катнаша, шул исәптән Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән - Польша, Бөекбритания, Көньяк Корея һәм башка илләрдән. 

"Алдынгы технологияләр дәверендә хәзерге заман бизнес-мәктәпләре" халыкара фәнни-гамәли конференция.
Татарстан Республикасы Президенты 
Р.Н. Миңнеханов катнаша.

Конференциянең төп максаты - Россия һәм чит ил алдынгы белгечләрен, идарә итү белем базарындагы яңа каршылыкларны исәпкә алып, бизнес өлкәсендә белем бирү тенденцияләре турында фикер алышуга җәлеп итү һәм бизнес-мәктәпләрнең мөмкинлекләрен үстерү өчен тәкъдимнәр ясау, киләчәк бизнес-мәктәбе моделен формалаштыру.

Илшат Гафуров сүзләренчә, Казан федераль университеты беренче кат мондый әһәмиятле конференция кабул итә. Ул алдынгы технологияләрне куллану һәм алга таба бизнес өлкәсендә белем бирүне үстерү актуальлеген ассызыклады. 

Татарстан Президенты  конференция эше уңышлы булачагына ышануын белдерде. Алдынгы мәгариф үзәкләре вәкилләрен, безнең корпоратив партнерларны күрергә шатбыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, әлеге тема күптән түгел Россия Федерациясе Президенты имзалаган Указда куелган өстенлекле бурычларына туры килә. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, КФУда 15 ел элек оештырылган бизнес-мәктәп бүген дәүләт хезмәткәрләрен, югары квалификацияле белгечләрне һәм идарәчеләрне әзерләүче һәм яңадан белем бирүче алдынгы мәйданчыкка әйләнде. 

Аның сүзләренчә, Казан федераль университетының Бизнес югары мәктәбе Россия бизнес-белем бирү ассоциациясе белән уңышлы хезмәттәшлек итә, һәм бүгенге көн бурычларының берсе - хезмәттәшлеккә яңа юнәлешләр билгеләү. 

Россия бизнес-белем бирү ассоциациясе президенты Сергей Мясоедов университетларның креатив мохит, чишә алмаслык мәсьәләләне чишәргә мөмкинлек тәэмин итү мәйданчыгы булуын билгеләде. Сергей Мясоедов сүзләренчә, Россиядә 200 ләп бизнес-мәктәп бар, әмма белгечләр исәпләвенчә,  MBA бурычларына бары чиреге генә тәңгәл килә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәскәү дәүләт педагогика университетында “Татар филологиясе” магистратура юнәлеше ачылган, туган тел укыту программасының төп өлешендә булачак.

Илдар Гыйльметдинов: “Татар теле” предметы балалар өчен мавыктыргыч булырга тиеш

Милли дәүләт телләрен белүчеләргә кызыксындыру чаралары булдыруны уйлап куярга кирәк.

Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә оештырылган “Чиксезлеккә юл” күргәзмәсе - әлеге нияттән эшләнгән беренче эш.

Волонтерларга күбрәк нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итүләре билгеле булды

Барлык волонтерларга чит тел белүе шарт итеп куелган булган.

Мәскәү дәүләт педагогика университетында “Татар филологиясе” магистратура юнәлеше ачылган

Татар филологиясенә 14 бюджет урыны бирелгән, әмма уку йортында бюджет урыннары тулмас дип борчылалар.