Сәясәт, Җәмгыять

Питрәчнең Кощак авыл җирлеге чикләре үзгәртелү турында закон проекты кабул ителде

Үзгәрешләр шушы территориядә зират комплексы төзелеше планлаштырылуга бәйле.
21.06 12:25

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Питрәч муниципаль районының Кощак авыл җирлеге муниципаль берәмлегенең Казан шәһәре белән чиктәш чикләре үзгәртелә. Бу хакта закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында каралды. Парламентарийлар аны беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

«Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясе чикләре һәм аның статусы турында» һәм «Питрәч муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы закон проекты буенча Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгыш ясады. Ул әлеге закон проектының Питрәч муниципаль районы һәм аның составына керә торган Кощак авыл җирлеге муниципаль берәмлегенең Казан шәһәре белән чиктәш чикләрен үзгәртү максатыннан әзерләнгәнен әйтте. Бу шушы территориядә зират комплексы төзелеше планлаштырылуга бәйле.

«Каберлекләр комплексы проектында 148 мең күмү урынына исәпләнгән татар һәм рус зиратлары төзелеше ниятләнә. Шулай ук парковка урыны һәм зиратка кадәр юл төзелеше каралган. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге составына кертелүгә планлаштырыла торган җир кишәрлекләре сәнәгать җирләре категориясенә карый», - дип ул чикләрне үзгәртү максатыннан, Кощак авыл җирлегендә, Питрәч муниципаль районында һәм Казан шәһәрендә җәмәгать тыңлаулары узганын әйтте. «Фикер алышулар нәтиҗәләре буенча, муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр чикләрне үзгәртү инициативасын хупладылар. Вәкиллекле органнар тарафыннан тиешле карарлар кабул ителде. Шулай итеп, закон тарафыннан каралган процедуралар тулы күләмдә үтәлде», - диде министр.

Парламентның Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы закон проектының комитет утырышында каралганын һәм хупланганын белдерде. Тиешле оешмалардан уңай бәяләмәләр алынганын билгеләп узды.

Зират комплексы төзелеше 2017 елның көзендә башланган.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Президент Татарстан белән "ЛУКОЙЛ"ның товар әйләнеше 50 миллиард сумга җитүен белдерде

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә "ЛУКОЙЛ" гамәви акционерлык җәмгыяте президенты Ваһит Алекперов белән очрашты.

Р.Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясе утырышын уздырды

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, коррупциягә каршы җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга, гражданнарның хокукый аңын үстерүгә юнәлгән эшне оештыру кирәк.

Минтимер Шәймиев: Кешеләрне сөендереп, яшьләргә үрнәк булырлык матур эшләр эшләнә

"ЛУКОЙЛ" ширкәте оештыра торган бәйгедә 146 проект җиңүгә лаек, дип табылды.

Кама Аланы бистәсенә шәһәр статусы бирелергә мөмкин

Кама Аланы башлыгы сүзләренчә, бары тик биредә яшәүчеләр ризалыгы белән генә бистә шәһәр статусы алырга мөмкин.

“Сөембикә” операсының авторлары спектакльдә хатын-кыз язмышын сурәтләүләрен әйтәләр

“Сөембикә” операсы премьерасы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында ике көн - 26 һәм 27 сентябрьдә күрсәтеләчәк.