Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов: Зәйдә газ шартлап зыян күргәннәрнең туганнарына матди ярдәм күрсәтеләчәк

Һәлак булганнарның туганнарына Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 млн сум биреләчәк.
23.06 11:20

(Казан, 23 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 22 июньдә, Зәй шәһәренең Никифоров урамында урнашкан 5 катлы торак йорт фатирында газ баллоны шартлау аркасында зыян күргән гражданнарга матди ярдәм күрсәтергә дип Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә йөкләмә бирде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Һәлак булганнарның туганнарына Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 млн сум биреләчәк, зыян күргәннәргә – сәламәтлекләренә китерелгән зыян авырлыгына бәйле суммада, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге факт буенча Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитеты Россия Федерациясе Җинаять кодексының 238 статьясындагы 2 өлешенең «в» пункты буенча җинаять эше кузгатты (иминлек таләпләренә туры килмәгән, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә һәм гомеренә авыр зыян китергән йә үлеменә китергән эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү).

  • Зәйдә газ шартлау аркасында 10 кеше зыян күргән, берәү сырхауханәдә үлгән, өчесе реанимациядә ята, шул исәптән 2008 елгы кыз бала.  

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды, Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты.

Салават Фәтхетдинов иң зур сабан туе Казанда узып, татарлар бирегә җыелырга тиеш дип саный

Җырчы үзенең 30нчы концерт сезонына багышланган матбугат конференциясендә сабантуйларга булган мөнәсәбәтен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов: Иртәме-соңмы үзмәшгульлек системасын гадиләштерергә кирәк

Хөкүмәт өчен үз эшләре белән шөгыльләнүчеләрдән бюджетка салым кертүгә караганда системаны гадиләштерү мөһимрәк, диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты

Татарстандагы ВТБ банкының кредит портфеле 2018 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча МСБ сегментында 33 миллиард сумга җиткән.

Татар дин әһелләре форумы делегатларына әзерләнгән концертны “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор ансамбле концерты бара.