Сәясәт, Җәмгыять

Кичәге сайлаулар нәтиҗәсе буенча Төркия парламентына биш партия керде

Төркиянең Югары Сайлау Комитеты (Yüksek Seçim Kurulu) алдагы көннәрдә рәсми нәтиҗәләрне ачыклаячак.
25.06 15:50

(Истанбул, 25 июнь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Кичә Төркиядә вакытыннан алда парламент һәм президент сайлаулары үтте. Төркия сәясәте тарихында партияләр беренче тапкыр сайлауларга иттифак корып керде. Хакимияттәге фирка – Гаделлек һәм үсеш партиясе белән аның теләктәше Миллиятче халык партиясе - “Җөмһүр” иттифагын, оппозициядәге Җөмһүрият халык партиясе, Сәгадәт партиясе һәм ИЙИ партиясе “Милләт” иттифагын тәшкил итәләр. Рәсми булмаган нәтиҗәләр буенча “Җөмһүр” иттифагы - 26 миллион 626 мең 445 тавыш (53,63%), “Милләт” иттифагы 16 миллион 900 мең 181 тавыш җыйган. Бу турыда Анадолу агентлыгы хәбәр итә.

Парламентка сайлауларда Эрдоган җитәкчелегендәге Гаделлек һәм үсеш партиясе – 42,54, Җөмһүрият халык партиясе – 22,64, Халык демократик партиясе – 11,69, Миллилиятче хәрәкәт партиясе – 11,11, ИЙИ партиясе – 9,97, Сәгадәт партиясе – 1,35, Худа Пар партиясе – 0,32, Ватана партиясе 0,24 процент тавыш алган. Төркиядә 1999 елдан соң беренче тапкыр парламентка 5 сәяси партия керде. Бөек Милләт Мәҗлесенә Гаделлек һәм үсеш партиясеннән - 293, Җөмһүрият халык партиясеннән - 146, көрдләрнең Халык демократик партиясеннән - 67, Миллиятче халык партиясеннән - 50 һәм ИЙИ партиясеннән 44 депутат сайланды. ХҮДА ПАР һәм Ватан партияләре парлемантка үтә алмады.

  • Президентлык сайлавының рәсми булмаган нәтиҗәләре буенча иң күп тавышны 52,58% буларак Төркиянең хәзерге президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган җыйган. Аның көндәше Мөхәррәм Инҗи – 30, 64, көрд лидеры Сәлахеддин Демирташ – 8, 39, бердәнбер хатын-кыз кандидаты һәм сәяси фирка җитәкчесе Мераль Акшәнәр – 7, 30, Тәмәл Карамоллаоглу -0,89, Догу Перинчәк 0,29 процент тавышка ия. Оппозиция лидеры Мөхәррәм Инҗигә илнең иң зур шәһәрләре арасында иң күп тавыш Измирдә бирелгән. Ул анда- 53, 3, Р.Т.Эрдоган исә 32,5 процент тавыш алган. Башкала халкының 51,1 проценты тавышларын Р.Т.Эрдоганга биргән. Инҗи анкаралыларның 35,9 процент тавышына ия. Истанбул сайлаучыларының 49,6 проценты Эрдоганга тавыш бирсә, 36,6 проценты Инҗине яклаган.
  • Тулаем алганда, Төркиянең Тракия, Мәрмәр һәм Эгәй диңгезе яры буендагы район халыкларынның күпчелеге оппозициядәге партия вәкиле Мөхәррәм Инҗигә күбрәк тавыш биргәннәр. Кыркларэлиндә Инҗи - 58,44, Эрдоган – 29, 84, Әдернә шәһәрендә Инҗи - 55,64, Эрдоган - 31,4, Тәкирдагда Инҗи - 47,2, Эрдоган - 40,31, Чанаккалә каласында Инҗи - 43,79, Эрдоган -41,93, Айдында Инҗи - 44,23, Эрдоган – 37,97, Муглада Инҗи - 52,6, Эрдоган 32,14 процент тавыш алганнар.

Төркиянең көрд һәп гарәпләр күпләп яши торган көньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш Анадолу районнарында иң күп тавыш Сәлахеддин Дәмирташка бирелгән. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, Агрыда Демирташның - 61,28, Эрдоганның -31,75, Батманда Демирташ - 62,59, Эрдоган - 31,44, Ванда Демирташ – 58,36, Эрдоган - 35,44, Диярбакырда Демирташ - 64,34, Эрдоган - 27,39, Мардинда Демирташ - 58,71, Эрдоган – 34,41, Мушта Демирташ - 53,27, Эрдоган - 38,44, Сиирттә Демирташ - 49,23, Эрдоган - 42,8, Хаккярида Демирташ – 70, 82, Эрдоган - 22,79, Шырнакта Демирташ - 72,06, Эрдоган - 21,21, Ыгдырда Демирташның – 45,11, Эрдоганның 30,02 процент тавыш җыйганнары аңлашыла. Көнчыгыш Анадолу төбәгенең Тунҗәли районында исә Мөхәррәм Инҗигә - 58,08, Сәлахеддин Демирташка – 21,14, Рәҗәп Тайип Эрдоганга 18,67 процент тавыш бирелгән.

Төркиянең Югары Сайлау Комитеты (Yüksek Seçim Kurulu) алдагы көннәрдә рәсми нәтиҗәләрне ачыклаячак.

  • Кичә Төркия министрлар кабинеты тарафыннан Анкара, Истанбул һәм Диярбакыр шәһәрләрендә чит ил җурналистлары өчен Сайлауларны күзәтү мәркәзе оештырылды. Анда 34 илдән 635 журналист катнашты, шул исәптән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының Төркиядәге үз хәбәрчесе дә әлеге мәркәздә вакыйгаларны якыннан күзәтте.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

В.Путин пенсия яшен арттыруны ошатмый, Р.Миңнеханов Х.Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде, В.Шәйхразиев кабат Милли Шура рәисе итеп сайланды.

Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде

Казан спорт объектлары чыгымнарының бер өлешен шәхси инвестицияләр каплый.

Рөстәм Миңнеханов Хәким Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде

Казанда татар дин әһелләре форумында Калининградта мөселман җәмгыятенә нигез салучыга орден тапшырдылар.

Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды

Бөтендөнья татар конгрессының чираттан тыш съездында Э.Фәттахов урынына Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановны сайладылар.

Ринат Закиров Милли Шура рәисенең ни өчен кабат сайлануын аңлатты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе әйтүенчә, уставта төгәлсезлекләр булган.