Дин

Татарстан Диния нәзарәте Хаҗ кылучылар өчен әзерлек дәресләрен башлый

Дәресләр 1 августка кадәр, ягъни бер ай дәвамында барачак.
26.06 21:17

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте 1 июльдән Хаҗ кылучылар өчен әзерлек дәресләрен башлап җибәрә. Дәресләр атнаның һәр шимбәсендә - Казанның “Әниләр” мәчетендә, якшәмбе көннәрендә “Галиев” мәчетендә узачак. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хаҗ кылырга баручылар өчен әзерлек дәресләре өйлә намазыннан соң 12 сәгать 30 минутта башлана. Дәресләр 1 августка кадәр, ягъни бер ай дәвамында барачак. 

Дәресләрдә Хаҗның әһәмияте һәм төрләре, Хаҗ һәм Гомрә кылуның фарыз һәм вәҗибләре турында сөйләячәкләр. Сүз ихрам (ир-ат өчен махсус кием), тәлбия, тәваф, сәгый, вәкфа хакында да барачак. Булачак Хаҗиларга хаҗның ничек башкарылуы, хаҗ гамәленә ният кылу, нәфел намазын уку турындагы үзенчәлекләр турында да белешмәләр биреләчәк.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгород губернаторы инаугурациясе тантанасында катнашачак

Татарстан Президенты кыска вакытлы эш сәфәре белән Түбән Новгородка барачак.

Казаның автопассажир оешмаларына табигый газда эшләүче 30 автобус тапшырдылар

Ел азагына кадәр Татарстан башкаласында табигый газда йөрүче 82 “НЕФАЗ” һәм Lotos автобус йөри башлаячак.

Илдус Фазлетдинов: Матбугат калькалар белән чуарланган, ясалма телгә якынрак

Татар журналисты әйтүенчә, бүгенге матбугат замана укучысының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерми.

Сәмәй шәһәренең Татар сәнгать мәктәбендә Сөмбелә бәйрәмен билгеләп үттеләр

Әлеге бәйрәм шәһәр күләмендә икенче тапкыр оештырылган.

“Татнефть” Директорлар советы 2030 елга кадәр Үсеш стратегиясен раслады

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге утырыш Татарстанның Хөкүмәт йортында узды.