Рәсми Татарстан

Алексей Песошин “Сетевая компания” Директорлар советы рәисе итеп сайланды

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кичә “Сетевая компания” ААҖнең акционерлар җыелышында катнашты.
27.06 07:06

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Алексей Песошин “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советы тәкъдиме буенча компаниянең Директорлар советы рәисе итеп сайланды. Бу хакта президент матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акционерларның гомуми җыелышында компаниянең 2017 елда финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре каралды. 2017 ел өчен еллык отчет һәм еллык бухгалтерлык отчеты расланды.

Шулай ук акционерларның еллык гомуми җыелышында Директорлар советы һәм ревизия комиссиясе сайланды, аудитор расланды.

  • “Сетевая компания” ААҖ үз алдына куелган бурычларны уңышлы үтәгән. 2017 ел нәтиҗәләре буенча компаниянең табышы якынча 27 млрд сум тәшкил иткән. 2017 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча компания 3,6 млрд сум күләмендә чиста табыш алган.

Татарстан Республикасы кулланучыларына электр энергиясен тапшыру буенча күрсәтелгән хезмәтләрнең күләме 2017 елда 24 млрд кВт.ч. тәшкил иткән.

Алексей Песошин җыелыш барышында чыгыш ясап, “Сетевая компания” ААҖ эшчәнлегенең тотрыклы җитештерү нәтиҗәләрен һәм уңышлы эшен югары бәяләде.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте, Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк.

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша

"Nuestroamericana" фестивале Монреальдә быел сигезенче тапкыр үтә.

Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Зуля Камалованың татарча альбомына краудфандинг юлы белән акча җыяр өчен бер атна вакыт калды.