Сәясәт

Путин белән Трамп Европада очрашырга мөмкин

АКШ Президенты әйтүенчә, Путин белән сөйләшә торган темалар арасында Сирия һәм Украина да бар.
28.06 07:16

(Казан, 28 июнь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин белән АКШ Президенты Дональд Трамп Европада очрашырга җыена. Трамп Европага килгәндә, Путин белән очрашасын үзе әйткән. Бу турыда РИА Новости Reuters агентлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Алар НАТО саммитыннан соң, Хельсинкида очрашырга мөмкин. АКШ Президенты әйтүенчә, Путин белән сөйләшә торган темалар арасында Сирия һәм Украина да бар.

  • Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков ике ил җитәкчесенең очрашу көне һәм урыны 28 июньдә рәсми хәбәр ителәчәк диде.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

В.Путин пенсия яшен арттыруны ошатмый, Р.Миңнеханов Х.Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде, В.Шәйхразиев кабат Милли Шура рәисе итеп сайланды.

Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде

Казан спорт объектлары чыгымнарының бер өлешен шәхси инвестицияләр каплый.

Рөстәм Миңнеханов Хәким Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде

Казанда татар дин әһелләре форумында Калининградта мөселман җәмгыятенә нигез салучыга орден тапшырдылар.

Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды

Бөтендөнья татар конгрессының чираттан тыш съездында Э.Фәттахов урынына Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановны сайладылар.

Ринат Закиров Милли Шура рәисенең ни өчен кабат сайлануын аңлатты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе әйтүенчә, уставта төгәлсезлекләр булган.