Авыл

Ришат Хәбипов кооперативларга кеше китертә алучы фермерларга бонуслар кертүне тәкъдим итте

Аның фикерен Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров хуплады.
28.06 19:44

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов фермерлар өчен бонуслар кертүне тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген, “Татарстанда кыр көне-2018” күргәзмәсе кысаларында, кече хуҗалык формаларына ярдәм буенча узган утырышта әйтте.

Ришат Хәбипов компанияләргә кеше китертүчеләргә бонуслар бирә торган челтәр маркетингын куллану мөмкинлеге турында сөйләде. “Үзе артыннан 2-3 кеше иярткән фермерларга йә грант ярдәмен арттырырга, йә берәр бонусын уйларга кирәк. Кешеләр курка, аларга ярдәм итәргә кирәк. Авылларда  10-15 сыер тотучылар да бар бит”, - диде.

Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров аның фикерен җөпләде. “Әгәр сез башлап йөрүче фермер, йә гаилә фермесы вәкиле икән, үзегез белән тагын өч кешене китерсәгез, үзегезгә файдасы булачак. Көч бердәмлектә бит!” – дип ул. Байтемиров фермерлар, гаилә фермаларын кооперативлар булдырырга өндәде.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ”ны Татарстанның бренды һәм горурлыгы дип атады

2019 елда "КАМАЗ" автогиганты 50 еллык юбилеен билгеләп узачак.

Буа театрының 37 көнлек Оренбург-Казахстан-Кавказ гастрольләре башланды

Театр унтугыз шәһәрдә алтмышка якын спектакль күрсәтәчәк.

2019 ел ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлекнең мөһим этабы булачак

Татарстан Президенты яшьләрне республика юбилеен бәйрәм итүгә актив җәлеп итәргә кушты.

Татарстан Президенты Җирле үзидарә органнары структурасы стандартын төзергә кушты

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен, аларны яңа стандартлар буенча төзергә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов: Җир эшләргә тиеш

Файдаланылмаган җирләрне хуҗалык әйләнешенә җәлеп итәргә кирәк, диде Татарстан Президенты.