Авыл

Саба районы хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү эшләре башланды

"Туган як" кырларында бер үк вакытта печән әзерләү дә оештырылган.
30.06 04:00

(Саба, 30 июнь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районы хуҗалыкларында башланган терлек азыгы әзерләүнең барышы белән "Туган як" җәмгыятендә таныштык, дип яза җирле басма.

Эш темпын сенаж траншеясындагы техника хәрәкәте аеруча ачык күрсәтә. Бирегә яшел масса төягән "КамАЗ"лар һәм тракторлар бер-бер артлы килеп кенә тора. Исәбен "К-700" белән сенажны эттереп торучы Фидаил Зиннәтов алып бара. "Кичә 6 техника 17шәр рейс ясадылар. Бүген тагын да күбрәк булырга охшаган. Эшләп кенә өлгер",– ди ул. Терлек азыгының сыйфатын яшел массаны 13,4 тонналы "К-744" тракторы белән тыгызлаучы Мөдәррис Гарифуллин тәэмин итә. Дүрт көндә траншеядә тәмле исле яшел тау барлыкка килгән. Анысы тулса, янәшәдә тагын да зуррак – 24кә 60 метрлы траншея көтә. "Безнең хуҗалыкта 1300ләп баш мөгезле эре терлек бар. Хәзер аларга кыш өчен барысы 880 гектарда үскән күпьеллыклардан сенаж әзерләү бара. Шуның 30-40 гектары печәнгә кала дип әйтик. Тагын 500 гектарда азык катнашмасы, 400 гектарда кукуруз үсеп килә. Күпьеллыкларның гектарыннан уртача 130 центнер яшел масса бирә. Көнгә 700-800 тонна терлек азыгы кайта",– диде хуҗалык җитәкчесе Илфат Мөхәммәтов. Сенаж әзерләү технологиясе белән кызыксынуыбызга җавап итеп, машинасыннан "Sila-Prime" биоконсервантын да алып күрсәтте. Аның составындагы уникаль поликультура теләсә нинди үсемлек чималын ферментлаштырырга сәләтле. Бер банкасы 50 тоннага җитә. Сила-прайм яшел массага кырда – Фәнил Рәхимуллин йөрткән "Ягуар" комбайны аша үткәндә кушыла. "Күрәсез, кояш кызуында теземнәрнең өске ягы кибеп беткән диярлек, асты ягы шул килеш, туратканнан соң 50-55 процент дымлылыктагы яшел массага әйләнә. Сенаж әзерләү технологиясе бар яктан да үтәлә",– ди сыйфатны алгы планга куйган 42 ел стажлы механизатор. Җитештерүчәнлеге 100-200 тонна-сәгатькә кадәр җиткән "Ягуар"дан яшел массаны Фәнәвил Садыйков, Илназ Маликов, Рамил Сафин, Рәис Тимуршин, абыйлы-энеле Искәндәр һәм Азат Гыйльметдиновлар ташый.

"Туган як" кырларында бер үк вакытта печән әзерләү дә оештырылган. Һава шартлары моңа мөмкинлек бирә, Рафаэль Хәйбериев тракторына тыгылган пресс-җыйгыч артыннан 3-5 минут саен рулоннар төшеп кенә тора. "Сабантуйда бүләкләнгән кыр батырыбыз. Булсынга дип, бар күңелен биреп эшләүче механизаторыбыз. Районның кыр батыры булмаганга үпкәләп тә йөрде әле. Пресс-җыйгыч белән эшләүче тагын бер уңган тракторчыбыз Мәгъсум Фәхретдиновның да "Яшел урак"та күп хезмәте керә",– ди Илфат Мөхәммәтов. Механизаторлар үзләре турындагы язманың газетада кайчан чыгачагы белән дә кызыксындылар. Авыл уңганнарын матбугатта яктыртып хезмәткә рухландыра алуыбызга шатбыз. "Туган як" кырларында йөреп, кемнедер язмый калган булсак, кабат килербез әле. Җитәкчеләре Илфат Мөхәммәтов та күпьеллыкларның икенче катыннан пленкага төрелгән терлек азыгы әзерләнәчәген әйтеп тора, диелгән район хәбәрендә.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды, Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты.

Салават Фәтхетдинов иң зур сабан туе Казанда узып, татарлар бирегә җыелырга тиеш дип саный

Җырчы үзенең 30нчы концерт сезонына багышланган матбугат конференциясендә сабантуйларга булган мөнәсәбәтен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов: Иртәме-соңмы үзмәшгульлек системасын гадиләштерергә кирәк

Хөкүмәт өчен үз эшләре белән шөгыльләнүчеләрдән бюджетка салым кертүгә караганда системаны гадиләштерү мөһимрәк, диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты

Татарстандагы ВТБ банкының кредит портфеле 2018 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча МСБ сегментында 33 миллиард сумга җиткән.

Татар дин әһелләре форумы делегатларына әзерләнгән концертны “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор ансамбле концерты бара.