Авыл

Кукмара районында төп басымны сенаж салуга ясыйлар

Кукмара районында печән хәзерләүнең кызган чагы.
30.06 06:00

(Кукмара, 30 июнь, "Татар-информ, "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Бүгенге көндә Кукмара районы "Урал" җәмгыятендә төп игътибарны терлек азыгы хәзерләүгә юнәлдергәннәр. Шулай булмый ни: 1780 баш мөгезле эре терлекне ел буе ашатасы бар бит. Әле аннан тыш хуҗалыкта эшләүчеләрне, пайчыларны да печән-салам белән тәэмин итәргә кирәк, дип яза җирле басма.

- Иртә яздан бирле кырдан кайтып кергән юк. Бер эш икенчесен алыштыра. Малларга 23 майда ук көзге арыштан яшел масса кайтарта башлаган идек инде. Бушап калган җирләрне эшкәртеп, люцерна чәчеп куйдык, - дип каршы алды безне хуҗалык җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов. –Күпьеллык үләннәр дә өлгерде, аларны саклап торудан мәгънә юк, картая гына башлыйлар, шуңа күрә беренче катын тиз арада җыеп алуга керештек.

Ураллылар үткән ел печәнне мулдан, запас белән туплаган булганнар. Әле дә Өлге складында - 500, Кәчимирдә 150 төргәк печәннәре бар икән. Ә Зур Кукмараның складлары бушаган, аларны чистартып, быелгы уңышны шунда ташый башлаганнар. Печән әллә ни күп кирәк түгел, тагын 1000 төргәк әзерләсәк җитә, күпьеллык үләннәрне сенаж итеп салсаң файдалырак, диделәр. Печәнне күбесенчә буаз малларга һәм бозаулаганнан соң тернәкләнү өчен 15 көн тирәсе сыерларга ашаталар.

- Быел төп басымны сенаж салуга ясыйбыз, - диде җитәкче. - Күпьеллык үләннәрдән 2 мең тонна сенаж хәзерләү бурычын куйган идек, әмма ул хәзерге исәпләүләр белән 1300 тонна булыр дип торабыз. Берьеллык үләннәрдән тагын 6 мең тонна тирәсе сенаж салырга планлаштырабыз. Бөртеклеләрне азык катнашмасы итеп кенә түгел, ә һәрберсен аерым, ягъни 200 гектарда борчак, 100әр гектарда солы, бодай чәчтек. Чөнки әлеге культуралар барысы да бервакытта өлгермиләр, шуңа күрә берсе җитешмәгән, ә икенчесе инде картайган булырга мөмкин. Кукуруздан 10 мең тонна силос салырга уйлыйбыз. Саламның да яңадан бер елга җитәрлек запасы бар әле.

Сенаж, силос саклау өчен өч базлары бар икән, ә калганын курган итеп салачакбыз, диде. Быел акчаны күбрәк төзелешләр, мал торакларын ремонтлау өчен тотканнар. Саву залы төзегәннәр, аңа бер мал торагын тоташтырып, куллануга тапшырганнар, июль башында икенче абзарны да саву залына кушарга планлаштыралар. Алга таба барлык абзарларда да маллар бәйләүсез асралачак икән. Өлгедәге 800 тонна сыйдырышлы орлык складына, техника кую цехына капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Зур Кукмара комплексы янындагы ашлык складының һәм трактор гаражының түбәләре яңартылачак.

Хуҗалыкта техника көн саен иртәнге сәгать биштән кырга чыгып китә, диделәр. Ике "Полесье" сенаж салуда эшли, тагын бер "Полесье", "Нива", ике трактор күпьеллык үләннәрне ега, ике трактор пресслый, өчесе печән ташый, берсе төйи, тагын берсе өеп тора. 460 гектарда рапс чәчкәннәр, бүгенге көндә аны өстәмә тукландыруга керешкәннәр. Шулай ук кукурузның рәт араларын эшкәртәләр, өстәмә тукландыралар. Техникаларның барысын да "Глонасс" системасына тоташтырганнар. Бөтен мәгълүмат аермачык күренеп тора, теләсә кайсы вакытта кесә телефоны аша ачып карарга була, контроль булдыруда бик уңайлы, дип аңлаттылар.

Үткән ел хуҗалыкта эшләүчеләргә 1300 төргәк печән өләшенгән, быел да шул тирә булыр, дип уйлыйлар. Аларның күбесе мал-туар асрап көн күрәләр: берничә үгез, сыерлар тоталар икән. Шуңа күрә печән өләшкән вакытта 40-50шәр төргәк алучылар да булган. Күбрәк алганда аны очсызландырып бирәләр.

- Әйтик, башка хуҗалыкларда бер төргәге 1500 сум тора икән, бездә эшләүчеләргә ул 1000 сумга төшәчәк. Чөнки җәй көне эшнең болай да тыгыз чагы, әгәр аларга печән дә юнәтеп йөрергә туры килсә, күпме вакыт әрәм була, хезмәтнең рәте китә, - дип аңлатты җитәкче. - Үткән ел пай җирләре өчен печәнне үләннәрнең икенче катын чапкач кына өләшә алдык, соңгарак калынды. Шуңа күрә быел пай хуҗаларына бирү өчен солылы бике чәчтек. Һәркемгә печәнне капка төпләренә кадәр илтеп тапшыру каралган.

Механизаторларны да мактап телгә алды Нияз. "Барысы да хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаралар. Әнә, эшкә ярамый инде бу, дигән пресслагычларны да корып кырга алып чыгып киттеләр", - диде ул, күпьеллык үлән басуларын иңләп йөргән тимер атларга төртеп күрсәтеп. Пресслау җайланмалары таккан ике тракторны да Байлангар егетләре - Расил Минемуллин һәм Илдар Әхмәтовлар иярләгән. Егетләрне кырда беренче тапкыр гына очратуыбыз түгел, вакыт белән сыналган механизаторлар.

- Биредә эшли башлаганыма унҗиде еллап бар инде. Шуннан бирле МТЗ-82 тракторында хезмәт куям. Кыш көне ферма тирәсендәге төрле эшләрне башкарам, ә яз көне җирләр кардан арчылуга, басуга чыгып китәбез, - диде Илдар. – Эшлим дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр дә бар: запас частьлар, ягулык белән кыенлыклар юк, хезмәт хакларын да вакытында алабыз. Кырда эшләгәндә көнгә ике тапкыр җылы ризык белән сыйлыйлар, диелгән район хәбәрендә.

 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте, Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк.

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша

"Nuestroamericana" фестивале Монреальдә быел сигезенче тапкыр үтә.

Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Зуля Камалованың татарча альбомына краудфандинг юлы белән акча җыяр өчен бер атна вакыт калды.