Авыл

Әтнә селекционерлары бәйгедә беренчелекне бирмәде

Лилия Гәрәева – беренче, Фәридә Һадиева икенче урынга лаек булды
30.06 05:00

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ, “Әтнә таңы”). Татарстанда кыр көне-2018 барышының беренче көнендә “Элита плем” җәмгыяте Биектауда республиканың зоотехник-селекционерлары арасында бәйге үткәрде. Әлеге бәйгедә Әтнә районының “Таң” хуҗалыгы белгече Лилия Гәрәева беренче урынны алды, дип яза җирле басма.

Икенче урында - районның “Тукай” хуҗалыгы селекционеры Фәридә Һадиева.

Ике белгеч тә үз эшләрен намус белән башкаручылар, ә осталыкларын алар тагын бер кат республика белгечләре арасында беренче, икенче урыннарны яулап расладылар инде, дип яза җирле басма сайты.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына коммуналь техника ачкычлары тапшырды

Республиканың 25 муниципаль районына автогрейдер, төягеч һәм башка махсус техника тапшырдылар.

“Ак Барс” Казанда “Сибирь” командасын җиңде

26 сентябрьдә “Ак Барс” Кытай командасы “Куньлунь Ред Стар” белән “Татнефть-Арена” бозында көч сынашачак.

Казанда ат спорты буенча Татарстан Кубогы тәмамланды

Ярышларда барлыгы 34 команда катнашты.

24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыкты, 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләре елы булачак, Казанга Үзбәкстан театры килде.

Татарстан районнарының иң яхшы якташлыклары бүләкләнде

Быел беренче урынга Буа районы якташлык җәмгыяте лаек булды.