Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ-Мастер” узыш машиналары экспозициясен карады

Команда җитәкчесе Владимир Чагин “КАМАЗ-Мастер” барлыкка килүгә багышланган музей булдыру идеясе белән уртаклашты.
30.06 09:46

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Ростех” генераль директоры Сергей Чемезовның Чаллыга эш сәфәре кысаларында узышларда катнаша торган йөк машиналары күргәзмәсендә булдылар. Бу хакта республика лидеры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәйданчыкта “КАМАЗ” спорт машиналарының сигез буыны үрнәкләре тәкъдим ителгән. Шулай итеп, экспозициядә автоузышчылар беренче тапкыр 1988 елда Польшада “Ельч” раллиенда чыгыш ясаган беренче йөк машинасы да бар иде. Ул вакытта команда 2 урынны алган. Ул вакытта автоузышчылар гади “КАМАЗ-4310” автомобилен кулланган. Бу нөсхәне Чаллы эшмәкәре ярдәме белән саклап калганнар, ул аны тулысынча ремонтлап чыккан.

Шулай ук кунакларга “КАМАЗ”ның ярышларда кулланыла торган яңа моделен тәкъдим иттеләр. “КАМАЗ-Мастер” спортчылары якындагы узышларда аны сынап карарга планлаштыра.

Команда җитәкчесе Владимир Чагин “КАМАЗ-Мастер” барлыкка килүгә багышланган музей булдыру идеясе белән уртаклашты.

Республика Президенты бу инициативаны хуплады.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

В.Путин пенсия яшен арттыруны ошатмый, Р.Миңнеханов Х.Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде, В.Шәйхразиев кабат Милли Шура рәисе итеп сайланды.

Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде

Казан спорт объектлары чыгымнарының бер өлешен шәхси инвестицияләр каплый.

Рөстәм Миңнеханов Хәким Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде

Казанда татар дин әһелләре форумында Калининградта мөселман җәмгыятенә нигез салучыга орден тапшырдылар.

Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды

Бөтендөнья татар конгрессының чираттан тыш съездында Э.Фәттахов урынына Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановны сайладылар.

Ринат Закиров Милли Шура рәисенең ни өчен кабат сайлануын аңлатты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе әйтүенчә, уставта төгәлсезлекләр булган.