Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов Ислам икътисады халыкара форумында катнашу өчен Казахстанга килде

Астанада Рөстәм Миңнеханов, Назарбаев университетында булып, иң яхшы студент проектлары һәм Бизнес-кампусның ИТ-үзәге эшчәнлеге белән танышачак.
03.07 18:57

(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы башкаласы Астана шәһәренә килде. Биредә ул Ислам икътисады халыкара форумында (Astana Finance Days Forum) катнашачак. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Эш сәфәре ике көн дәвам итәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Нурсолтан Назарбаев исемендәге Астана халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Казахстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Әскәр Мамин, Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Илчесе Имангали Тасмагамбәтов, Астана шәһәре Хакиме урынбасары Косман Айтмөхәмммәтов, Россия Федерациясенең Казахстан Республикасындагы Илчесе урынбасары Юрий Перепеченов һәм Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев каршы алган.

Иртәгә Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры Бәхетҗан Сагынтаев белән очрашачак. Аннары Татарстан Республикасы Президенты ислам икътисады Астана халыкара форумын ачу тантанасында катнашачак.

Визит в Республику Казахстан

Шулай ук эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнехановның Казахстан Республикасы хакимият вәкилләре белән очрашулары һәм эшлекле даирәләр белән сөйләшүләр алып баруы көтелә.

Астанада Рөстәм Миңнеханов, Назарбаев университетында булып, иң яхшы студент проектлары һәм Бизнес-кампусның ИТ-үзәге эшчәнлеге белән танышачак. Аннары «Казмедиа» телеүзәгендә «ТНВ» Татарстан телеканалы корпунктын ачу һәм Казахстан татар һәм башкортлары конгрессы активы белән очрашу планлаштырылган.

Икече көнне Татарстан Республикасы Президенты EXPO Конгресс-үзәгендә халыкара финанс үзәге проектлары күргәзмәсен караячак, анда Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев катнашында «Астана» халыкара финанс үзәген тәкъдим итү тантанасы узачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына коммуналь техника ачкычлары тапшырды

Республиканың 25 муниципаль районына автогрейдер, төягеч һәм башка махсус техника тапшырдылар.

“Ак Барс” Казанда “Сибирь” командасын җиңде

26 сентябрьдә “Ак Барс” Кытай командасы “Куньлунь Ред Стар” белән “Татнефть-Арена” бозында көч сынашачак.

Казанда ат спорты буенча Татарстан Кубогы тәмамланды

Ярышларда барлыгы 34 команда катнашты.

24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыкты, 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләре елы булачак, Казанга Үзбәкстан театры килде.

Татарстан районнарының иң яхшы якташлыклары бүләкләнде

Быел беренче урынга Буа районы якташлык җәмгыяте лаек булды.