Авыл

Татарстанда барлык кырларның чикләре ачыкланган

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалануны күзәтеп тору өчен, дроннар (квадрокоптерлар) кулланыла.
03.07 21:51

(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Татарстанда бүгенге көнгә барлык кырларның чикләре ачыкланган. 2018 елда кырларның 57%ы паспортлаштырылган. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә республика агросәнәгать комплексының геомәгълүмат системасы проектын эшләтеп җибәрде. Проект авыл хуҗалыгы җирләреннән нәтиҗәле файдалану, аларны дөрес планлаштыру һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең барлык этапларын контрольдә тоту, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мониторингы алып бару өчен билгеләнгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалануны күзәтеп тору һәм аларның мониторингын алып бару өчен һәм, гомумән, перспектив юнәлешләр өчен авыл хуҗалыгында дроннар (квадрокоптерлар) кулланыла. Андый аппаратларны Лаеш, Арча, Мөслим, Бөгелмә, Питрәч, Әлмәт, Тәтеш һәм Чистай муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре алган. Бу гаджетлар зур биеклектән сыйфатлы фото- һәм видеотөшерүләр ясый һәм авыл хуҗалыгы культуралары җирләренең торышы турында дөрес мәгълүмат бирә ала, дип яза министрлыкның матбугат хезмәте. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында узган чарада Минтимер Шәймиев, Алексей Песошин, Татарстан депутатлары һәм башкалар катнашты.

Татарстанда 60 яше тулган ирләргә һәм 55 яшьлек хатын-кызларга пенсия ташламалары саклана

Закон проекты нигезендә, пенсияне алдан билгеләү хокукына ия булган гражданнар өчен дә ташламалар гамәлдә кала.

Буа театрының 37 көнлек Оренбург-Казахстан-Кавказ гастрольләре башланды

Театр унтугыз шәһәрдә алтмышка якын спектакль күрсәтәчәк.

Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ”ны Татарстанның бренды һәм горурлыгы дип атады

2019 елда "КАМАЗ" автогиганты 50 еллык юбилеен билгеләп узачак.

2019 ел ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлекнең мөһим этабы булачак

Татарстан Президенты яшьләрне республика юбилеен бәйрәм итүгә актив җәлеп итәргә кушты.