Спорт

Михаил Дегтярев Чемпионат финалында Россия белән Бельгия уйнар дип фаразлый

“Беренче голны Дзюба кертер дип уйлыйм”, – ди комитет рәисе.
04.07 16:46

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Физик тәрбия, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Михаил Дегтярев Чемпионатның финалында Россия җыелмасы Бельгия футболчылары белән очрашыр дип фаразлый. Бу хакта ул бүген Мәскәүдә Чемпионатның матбугат үзәгендә мундиальне кабул итүче 11 шәһәрне тоташтырган видеоконференциядә әйтте.

Михаил Дегтярев Россиянең финалга кадәр барып җитәргә мөмкинлеге булуын әйтте. Ул, аеруча, Дзюбага өмет баглый. “Беренче голны Дзюба кертер дип уйлыйм”, – диде. Ул, шулай ук, Самедовның уены да күңеленә хуш килүен әйтте.

Дегтярев Бразилия футболчыларының уен нәтиҗәләренә әллә ни исе китмәвен сөйләде. “Алар һаман егылалар, Неймар аягында басып тора алмый. Аңа я таяк бирергә, я тәгәрмәчләр беркетергә кирәк. Чит ил командалары уенчыларыннан кем ошый дигәндә, Бельгия җыелмасыннан Лукаку уйнавы ошый дип әйтер идем. 15 июльдә финалда да Мәскәүдә “Лужники”да Россия Бельгия белән уйнар дип фаразлыйбыз. Гимн яңгырар да, Россия чемпион булыр кебек”, - ди комитет рәисе.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына коммуналь техника ачкычлары тапшырды

Республиканың 25 муниципаль районына автогрейдер, төягеч һәм башка махсус техника тапшырдылар.

“Ак Барс” Казанда “Сибирь” командасын җиңде

26 сентябрьдә “Ак Барс” Кытай командасы “Куньлунь Ред Стар” белән “Татнефть-Арена” бозында көч сынашачак.

Казанда ат спорты буенча Татарстан Кубогы тәмамланды

Ярышларда барлыгы 34 команда катнашты.

24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыкты, 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләре елы булачак, Казанга Үзбәкстан театры килде.

Татарстан районнарының иң яхшы якташлыклары бүләкләнде

Быел беренче урынга Буа районы якташлык җәмгыяте лаек булды.