Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнехановны «Астанага 20 ел» юбилей медале белән бүләкләделәр

ТР Президентына медальне Казахстан Премьер-министры Бакытжан Сагинтаев тапшырды.
05.07 10:22

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов «Астанага 20 ел» юбилей медаленә лаек булды. Татарстан Президентына әлеге бүләкне Казахстан Премьер-министры Бакытжан Сагинтаев тапшырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.  

Бакытжан Сагинтаев Рөстәм Миңнехановка медальне Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев йөкләмәсе буенча тапшырган.

ТР Президенты Казахстан Хөкүмәте башлыгына әлеге югары бүләк һәм үзенә күрсәтелгән кунакчыллык өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук Астананың чәчәк атуын теләп калды һәм киләчәктә Россия-Казахстан хезмәттәшлеген ныгыту юнәлешендә эшләячәген ышандырды.

  • «Астанага 20 ел» юбилей медале Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев указы белән булдырылган. Ул башкаланы Алматыдан Астанага күчерүгә 20 ел тулуга багышланган. Быелның 17 апрелендә гамәлгә куелган. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында узган чарада Минтимер Шәймиев, Алексей Песошин, Татарстан депутатлары һәм башкалар катнашты.

Татарстанда 2019 елга пенсионерларның яшәү минимумы күләме билгеле булды

Республикада 73 меңгә якын пенсионер федераль социаль өстәмә акча ала.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гериатрия хезмәте оештырырга тәкъдим итте

Республикада олы яшьтәге кешеләрнең авыруларын дәвалаучы медицина үзәге кирәклеген Президент үзенең еллык Юлламасында әйтте.

Татарстанда 60 яше тулган ирләргә һәм 55 яшьлек хатын-кызларга пенсия ташламалары саклана

Закон проекты нигезендә, пенсияне алдан билгеләү хокукына ия булган гражданнар өчен дә ташламалар гамәлдә кала.

Буа театрының 37 көнлек Оренбург-Казахстан-Кавказ гастрольләре башланды

Театр унтугыз шәһәрдә алтмышка якын спектакль күрсәтәчәк.