Икътисад

Дәүләт Думасы депутатларның пенсиясе турындагы мәгълүматларны игълан итте

Гражданинның депутатлык стажы биш елга тулмаган очракта, аның пенсиясенә өстәмә түләнми.
05.07 14:35

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты вазифаларын 5 елдан башлап 10 елга кадәр башкарган гражданнар – 46 мең, 10 ел һәм аннан артыграк башкарганнары 63 мең сум күләмендә пенсиягә өметләнә ала. Бу хакта РИА «Новости» агентлыгы Дәүләт Думасы сайтына сылтама ясап хәбәр итә.

«Дәүләт Думасы депутаты 84 мең 774 сум хезмәт хакы ала. Шул рәвешле, депутат вазифаларын 5 елдан башлап 10 елга кадәр башкарган депутатларның пенсиясе – 46 мең 626, 10 ел һәм аннан артыграк башкарганнарыныкы 63 мең 581 сум тәшкил итә», - диелә хәбәрдә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, гражданинның депутатлык стажы биш елга тулмаган очракта, аның пенсиясенә өстәмә түләнми.

2018 елның 6 аенда Дәүләт Думасы депутатларының чынлыкта исәпләнгән айлык уртача хезмәт хакы, парламентарийларның авырган һәм ялда булган көннәрен исәпкә алып, 388,5 мең сум (керемгә карап салына торган салымны түләгәннән соң – 338 мең) тәшкил иткән.  

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Р.Миңнеханов "ЭкоНива" җитәкчелеге белән авыл хуҗалыгында хезмәттәшлек турында сөйләште

«ЭкоНива-АПК Холдинг» компаниясе - Россиядә сөт җитештерүчеләр арасында иң эресе, биредә тәүлегенә 1 400 тонна сөт җитештерелә.

Айдар Галимов призларына футбол турниры быел 10 еллык юбилеен билгеләп үтте

Җанатарлар арасында легендар футболчы, СССРның атказанган спорт остасы Вәгыйз Һидиятуллин да бар иде.

Минтимер Шәймиев катнашындагы «Вера» фильмын Симферопольдә күрсәтәләр

6-10 ноябрьдә Россия халыкларының милләтара бердәмлеген ныгытуга багышланган кинофестиваль Симферополь, Евпатория һәм Ялтада узачак.

Камал театры яңа сезонда җиде премьера тәкъдим итәчәк

Театрның беренче премьерасы 4 -7 ноябрь көннәренә билгеләнгән.

Агросәнәгать комплексының үсеше дәүләт ветеринария хезмәте эшенә бәйле - Алексей Песошин

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ветеринария берләшмәләренә 101 машина тапшырды.