Спорт

Кытай җанатарлары, буталып, Саранск урынына Мәскәүгә килгәннәр

Олег Сафонов җанатарларның, ялгышып, башка шәһәрләргә барган очраклары турында сөйләде.
05.07 16:36

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов журналистларга җанатарлар юлыккан берничә очрак турында сөйләде. Әйтик, Кытай җанатарлары, ялгышып, Мәскәүгә килеп эләккән.

  • Матбугат конференциясе 11 шәһәрне тоташтырган видеоконференция режимында узды.

“Берничә көтелмәгән вакыйга булды. Мәсәлән, Кытай туристлары килеп, Мордовия университетын Мәскәү дәүләт университеты белән бутаган. Аларның билетлары Саранскидагы матчка булган, ә алар Мәскәүгә килгән. Әлбәттә, без бу эшкә оператив рәвештә Кытайдан килгән дусларыбызга ярдәм иттек. Андый көлкеле берничә хәл булды. Бездә бит Бөек Новгород бар, Түбән Новгород бар. Бөек Ростов бар, Ростов-на-Дону бар, без бу нечкәлекләрне аңлыйбыз, безнең өчен бу аңлашыла. Ә бер җанатар Түбән Новгородка барасы урынга Бөек Новгородка килгән. Аны бик җылы кабул иткәннәр, футболны, кызганычка каршы, стадионда түгел, ә зур плазмада карарга мәҗбүр булган. Әмма ач калмаган. Ашатканнар-эчерткәннәр дә, игътибардан мәхрүм булмаган. Аннары аны тиешле урынга утыртып җибәргәннәр, әлбәттә. Ягъни, авыр хәлдә калдырмыйлар, ярдәм итәләр”, - дип сөйләде Олег Сафонов.

Аның сүзләренчә, бездәге халыкның киң күңелле, якты йөзле, ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер, кунакчыл икәнен тойган туристлар. “Җанатарларны урныштыру белән бәйле тагын бер гадәттән тыш хәл булды. Сенегалдан туристлар Мәскәүдә номер алмакчы булганнар, ә үзләре бу вакытта Самарада икәннәрен аңламаган. Аннары җанатарларга хезмәт күрсәтү буенча колл-үзәккә мөрәҗәгать иткәннәр. Безнең отельларның тулы булуына карамастан, барысы да хәл ителгән. Сенегалдан дусларыбыз урнашкан, барысы да канәгать калган. Мондый гадәттән тыш хәлләр безнең илнең кунакчыллыгын күрсәтә”, - ди Ростуризм башлыгы.

Олег Сафонов агентлык вәкилләренең Россия һәм чит ил матбугатын да көн саен карап баруларын әйтте. “Бәяләмәләрнең уңай булуын күрәбез, безнең ил белән мөнәсәбәтләре гадиләрдән булмаган илләрдән дә журналистлар килгән. Язмалар кунакларны кабул итү буенча эшнең югары дәрәҗәдә оештырылганын дәлилли. Туристларга чит телләрдә хезмәт күрсәтү алдан хәстәрләнгән. Чит ил матбугатында рус кешеләре, Россия гражданнары явыз чырайлы, җитди, беркайчан елмая белми торган дигән язмалар булды. Әмма хәзер башкача язалар, киресенчә, киң күңелле, булышырга әзер торучан дигән сүзләр күренә. Хәтта әбиләрнең кайда барырга кирәклеген аңлатуларын билгеләп үтәләр. Чит телләрне дә яхшы белүләрен әйтәләр. Инглиз җанатарлары килергә дә курыккан. Белгәнегезчә, Англиядә, Россиядә фанатлары бик куркыныч, кыйнап ташларга мөмкин дигән сүзләрне алга сөргәннәр. Ә хәзер инглизләрнең Россиядәге кунакчыллыкка шаккатуы турында бәяләмәләр күп. Күпчелек килә алмаганнары хәзер үкенә икән. Кешегә ышангынчы, килеп күрү хәерлерәк дип язалар. Мәкальдәгечә, 100 кат ишеткәнче, 1 кат килеп күрү әйбәтрәк бит. Шуңа күрә, форсаттан файдаланып, без тагын бер мәртәбә чит ил гражданнарын үзебезгә чакырабыз, бәлки, чемпионаттан соң да шушы шәһәрләрне килеп күрерләр”, - ди агентлык җитәкчесе.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында узган чарада Минтимер Шәймиев, Алексей Песошин, Татарстан депутатлары һәм башкалар катнашты.

Казан мэры Президент юлламасы турында: Бурычлар куелды һәм без аларны үтәргә әзер

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасында республиканың тотрыклы социаль-икътисади үсешен саклауның әһәмиятен әйтте.

Авылдагы мәдәният оешмаларына эшкә килгән яшь белгечләргә пособие бирәчәкләр

Урта һөнәри белеме булган белгечләргә - 50 мең сум, югары белемле белгечләргә 100 мең сум акча түләнәчәк.

Татарстанда 2019 елга пенсионерларның яшәү минимумы күләме билгеле булды

Республикада 73 меңгә якын пенсионер федераль социаль өстәмә акча ала.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гериатрия хезмәте оештырырга тәкъдим итте

Республикада олы яшьтәге кешеләрнең авыруларын дәвалаучы медицина үзәге кирәклеген Президент үзенең еллык Юлламасында әйтте.