Икътисад

Казанда 25 мең кешелек экорайон проектына халыкара бәйге игълан ителде

Торак һәм җир кишәрлекләрен сатудан кергә акча бөлгенлеккә төшкән Татарстан банклары кертемчеләренә ярдәмгә тотылачак.
05.07 18:29

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”, Оксана Романова). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә Казанда төзеләчәк тәүге экорайонның концепция һәм мастер-планын эшләү буенча халыкара ачык бәйге игълан итте. Торак һәм кишәрлекләрне сатудан кергә акча бөлгенлеккә төшкән Татарстан банклары кертемчеләренә ярдәмгә тотылачак.

Бу - Казанда шәһәр яшәешеннән аерылып торган беренче эксперименталь экорайон булачак, - дип аңлатты Песошин. “Әлеге проект нәтиҗәсендә Республика ярдәм фонды тулыланачак һәм банкларның уңышсыз эшчәнлеге аркасында зыян күрүчеләр ярдәм алачак”, - диде Алексей Песошин.

Пресс-конференция посвященная старту открытого международного конкурса на разработку Концепции и Мастер-плана экорайона в г.Казани. Проводит Премьер-министр Республики Татарстан А.В.Песошин.

Экорайон Киров районындагы элеккеге артиллерия складларының 759 гектарлы мәйданының бер өлешендә калкып чыгачак. Моңа склад мәйданнарының дүрттән бер өлеше тотылачак. Йортлар биш катлы һәм күп фатирлы булачак. Мәйданның өчтән бер өлешендә шәхси торак йортлар булачак. Әлегә бу план гына, шуңа күрә үзгәрешләр булуы да мөмкин, дип белдерде Премьер.

Башлангыч исәпләүләр буенча, экорайон концепциясе тормышка ашса, әлеге территориядә 20 – 25 мең кеше яши алачак.

Аның шәхси йортлар булган өлеше өч-дүрт ел эчендә төзелеп бетәр, дип күзаллана.

Пресс-конференция посвященная старту открытого международного конкурса на разработку Концепции и Мастер-плана экорайона в г.Казани. Проводит Премьер-министр Республики Татарстан А.В.Песошин.

“Без Россия һәм чит ил белгечләрен берләштергән консорциумнарда катнашырга чакырабыз. Архитекторларны гына да түгел, маркетолог, икътисадчыларны да”, - диде “Центр” стратегик үсеш агентлыгы генераль директоры Сергей Георгиевский.

Алексей Песошин Татарстан Президентының бәйгедә жюри рәисе булу карарын кабул итүен җиткерде.

“Яңа район, Идел белән Аккош күле экопаркы арасындагы экозона кебек урында булмыйча, Казанның тагын кайсы урынында булыр? Кешеләр торак түгел, ә яшәү рәвеше сатып ала. Бу мегапроект Казанны бөтенләй яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк. Яңа район яңа кеше тәрбияләячәк”, - дип белдерде мэр Метшин.

Пресс-конференция посвященная старту открытого международного конкурса на разработку Концепции и Мастер-плана экорайона в г.Казани. Проводит Премьер-министр Республики Татарстан А.В.Песошин.

ТР Президенты ярдәмчесе, Республика ярдәм фонды советы рәисе Айрат Нуретдинов сүзләренчә, Казанның экорайонында шәхси йортлар төзү өчен кишәрлекләр күпләп ел ахырында сатыла башларга мөмкин. 2019 елда биредә яши башлаячаклар.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте, Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк.

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша

"Nuestroamericana" фестивале Монреальдә быел сигезенче тапкыр үтә.

Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Зуля Камалованың татарча альбомына краудфандинг юлы белән акча җыяр өчен бер атна вакыт калды.