Җәмгыять, Спорт

Казанда бер гаилә баласына Месси хөрмәтенә исем кушкан

Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 396 бала (232 малай һәм 164 кыз) тууы теркәлгән.
06.07 08:47

(Казан, 6 июль, "Татар-информ"). Казанда бер гаилә баласына Месси хөрмәтенә Лионель дип исем кушкан. Бу турыда шәһәр мэриясе матбугат хезмәте Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итте.

Узган атнада кушылган башка сирәк исемнәр арасында Доминик, Галиябану, Анетта, Робия, Юлия, Альберт, Милан, Зиннур, Ильин бар. Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр Артем, Аяз, Радмир, Тимур, Ясминә, Екатерина, Дарья, Дамир, Арсений, Мария булган.

Казандагы иң яшь анага 17 яшь булса, иң өлкәненә – 44. Иң яшь әтигә 18 яшь булса, иң өлкәненә – 49. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре - 1440 һәм 4560 грамм. Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 396 бала (232 малай һәм 164 кыз) тууы теркәлгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 197 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә 19 яшь булса, иң өлкәннәренә – 68 һәм 55 яшь.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте, Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк.

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша

"Nuestroamericana" фестивале Монреальдә быел сигезенче тапкыр үтә.

Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Зуля Камалованың татарча альбомына краудфандинг юлы белән акча җыяр өчен бер атна вакыт калды.