Фән һәм мәгариф

Рособрнадзор җитәкчесе 2018 елгы БДИ һәм тикшерү эшләренең төп нәтиҗәләре хакында сөйләде

2019 елда IV - VI сыйныфларга Бөтенроссия тикшерү эшләрендә катнашу мәҗбүри, ә VII һәм VIII сыйныфларда ирекле булачак.
06.07 14:39

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов 2018 елда узган Бердәм дәүләт имтиханы һәм Бөтенроссия тикшерү эшләренең төп нәтиҗәләрен игълан итте. Бу хакта ул РФ субъектлары Башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсе барышында җиткергән, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«Имтиханнар тоткарлыкларсыз үтте. Нәтиҗәләр барлык предметлар буенча да узган елгы дәрәҗәдә диярлек. Бу - имтиханның тотрыклы булуы хакында сөйли», - диде Сергей Кравцов.

Ул БДИ үткәрүгә җәлеп ителгән кадрларны укытуга аерым игътибар бирергә кушты.

«Без имтихан материалларын интернет челтәре аша тапшыру моделен эшлибез. Әлеге технология моңа әзер төбәкләрдә чикләнгән күләмдә кулланылачак», - дип хәбәр итте Сергей Кравцов.

2019 елда IV, V, VI сыйныфларга Бөтенроссия тикшерү эшләрендә катнашу мәҗбүри, ә VII һәм VIII сыйныфларда ирекле булачак. 2020 елда ул VII-VIII сыйныфлар өчен дә мәҗбүригә әверелә.

Сергей Кравцов сүзләренчә, Бердәм, Төп имтихан һәм Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре барлык бәяләү процедураларының бердәм мәгълүматлар базасына кертеләчәк. Һәр мәктәп өчен әлеге мәгълүмат системасында шәхси кабинет булдырылачак. Ул чакта мәктәпләр бу нәтиҗәләр белән танышып тора алачак.
 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына коммуналь техника ачкычлары тапшырды

Республиканың 25 муниципаль районына автогрейдер, төягеч һәм башка махсус техника тапшырдылар.

“Ак Барс” Казанда “Сибирь” командасын җиңде

26 сентябрьдә “Ак Барс” Кытай командасы “Куньлунь Ред Стар” белән “Татнефть-Арена” бозында көч сынашачак.

Казанда ат спорты буенча Татарстан Кубогы тәмамланды

Ярышларда барлыгы 34 команда катнашты.

24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыкты, 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләре елы булачак, Казанга Үзбәкстан театры килде.

Татарстан районнарының иң яхшы якташлыклары бүләкләнде

Быел беренче урынга Буа районы якташлык җәмгыяте лаек булды.