Татар дөньясы

Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллин истәлегенә мини-футбол ярышлары була

Сириядә һәлак булган Рәфәгать Хәбибуллинны искә алу көннәре Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында 7-8 июльдә булачак.
06.07 17:35

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллинны искә алу көнендә туган авылы Вязовый Гайда мини-футбол ярышы һәм патриотик-туристик слет узачак. Бу турыда “Татар-информ”га Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районының Иске Зеленай авылы җирлеге башлыгы Рамилә Бикбаева әйтте.

“Хәзер ел саен 8 июльдә – якташыбызны искә алу көнен зурлап үткәрәбез. Кунаклар катнашында тантаналы чаралар, спорт ярышлары оештырабыз”, - дип сөйләде Рамилә Бикбаева.

  • Иске Кулаткы – гомер-гомергә татарлар гомер иткән район. 14 мең халыкның 98 проценты татар.

“2016 елда якташыбызның Сириядә хәрби операциядә һәлак булуы турындагы хәбәр барчабызны тетрәндерде. Хезмәттәшләре аны авылга 12 июльдә алып кайтып җирләде. Сизенгән кебек, соңгы кайтуында ул үзен туган авылында җирләүләрен васыять әйтеп киткән булган”, - дип күз яшьләре аша сөйләде Рамилә Бикбаева. 

  • РФ Космик көчләренең Көньяк хәрби округы 55нче вертолет полкы командиры Рәфәгать Хәбибуллин район үзәгеннән 40 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан Вязовый Гай авылында туып үскән. Аның кабере дә биредә. Ул әтисе Мәхмүт Хәбибуллин янында җирләнгән. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Геройга нибары 51 яшь була.

Авылның тарихын өйрәнүче 77 яшьлек Мөнир Вәлишин бала чагыннан яхшы белгән якташының һәлак булуын ишеткәч, аңа багышлап шигырь иҗат иткән. “Батыр татар улына багышланган ул шигырьне мин Рәфәгатьне җирләргә кайткан генераллар алдында укыдым”, - ди Мөнир абый. 

Авыл җирлеге башлыгы Рамилә Бикбаева сүзләренчә, Вязовый Гайда Рәфәгать Хәбибуллин истәлеген мәңгеләштерү өчен чаралар күрелә. Узган ел авыл клубына, ул 1965-1983 елларда яшәгән йорт торган урамга аның исеме бирелгән. Өлкә һәм район хакимияте авылга асфальт салырга, балалар мәйданчыгы төзергә мөмкинлекләр тудырган. Хезмәттәшләре авылның үзәгендә Геройның бюстын куярга ярдәм иткән.

Шулай ук Иске Кулаткы район үзәгендә дә 2нче урта мәктәп Рәфәгать Хәбибуллин исемен йөртә, анда да һәйкәл бар. Моннан тыш, 55нче вертолет полкы урнашкан Краснодар краеның Кореневск шәһәрендә дә һәйкәл ачылганлыгы, полктагы бер вертолетка Рәфәгать Хәбибуллин исеме бирелгәнлеге мәгълүм.

Искә алу көннәре ел саен булачак

Узган елдан Иске Кулаткы районында 8 июльдә Рәфәгать Хәбибуллинны искә алу көннәрен үткәрү традициясенә нигез салына. Быел ул 7 июльдә башлана. Бу көнне район халкы иртә белән Иске Кулаткының 2нче мәктәбе ишегалдына, Геройның һәйкәле янына митингка җыелачак. Аннан соң 1нче мәктәп янындагы Үзәк стадионда мәктәп укучылары арасында мини-футбол турнир булачак.

8 июльдә исә чаралар Вязовый Гай авылына күчә. Мәдәният йорты каршында митингта Сызрань шәһәреннән летчиклар әзерләүче югары хәрби авиация училищесы җитәкчесе Александр Асанов, Иске Кулаткы районы башлыгы вазифасын башкаручы Илдар Мәһдиев һәм башка кунаклар катнашыр дип көтелә.

  • Рәфәгать Хәбибуллин Сызрань югары училищесында укыган, аның олы улы Руслан да әтисе юлын сайлап, шунда белем алган.

Вязовый Гай авылында Рәфәгать Хәбибуллинның һәйкәле Мәдәният йорты янында гына. Мәдәният йортындагы музей бүлмәсендә  Рәфәгать Хәбибуллинга багышланган стенд та ясалган. Биредә аның балачак һәм үсмер чактагы фотоларын күрергә мөмкин. Вязовый Гайда әле дә аның әнисе, абыйлары яши. Әнисе Гөлҗиһан апага 83 яшь. Ул да искә алу чараларының хөрмәтле кунагы булачак.

8 июльдә шулай ук Вязовый Гайның Терешка елгасы буенда Россия Герое истәлегенә мини-футбол ярышы һәм “Буыннар бәйләнеше” патриортик-туристик слет ачылачак.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды, Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты.

Салават Фәтхетдинов иң зур сабан туе Казанда узып, татарлар бирегә җыелырга тиеш дип саный

Җырчы үзенең 30нчы концерт сезонына багышланган матбугат конференциясендә сабантуйларга булган мөнәсәбәтен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов: Иртәме-соңмы үзмәшгульлек системасын гадиләштерергә кирәк

Хөкүмәт өчен үз эшләре белән шөгыльләнүчеләрдән бюджетка салым кертүгә караганда системаны гадиләштерү мөһимрәк, диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты

Татарстандагы ВТБ банкының кредит портфеле 2018 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча МСБ сегментында 33 миллиард сумга җиткән.

Татар дин әһелләре форумы делегатларына әзерләнгән концертны “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор ансамбле концерты бара.