Спорт

Франция җыелмасы Чемпионатның беренче ярымфиналчысы булды

Французлар чирек финалда Уругвай командасын җиңде.
06.07 19:46

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Франция җыелма командасы Россиядә уза торган футбол буенча Дөнья чемпионатының беренче ярымфиналчысы булды.

Чирек финал матчында французлар 2:0 исәбе белән Уругвай командасын җиңде. Голларны Рафаэль Варан һәм Антуан Гризманн кертте.

  • Франция — Уругвай матчы Түбән Новгородта узды. Уругвайлылар форварды Эдинсон Кавани имгәнү аркасында уенда катнашмады.

Французлар ярымфиналда Бразилия — Бельгия матчы җиңүчесе белән очрашачак.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте, Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк.

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша

"Nuestroamericana" фестивале Монреальдә быел сигезенче тапкыр үтә.

Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Зуля Камалованың татарча альбомына краудфандинг юлы белән акча җыяр өчен бер атна вакыт калды.