Мәдәният

Самара өлкә Сабан туе Камышлыда була

Бәйрәмдә Фирдүс Тямаев һәм “Болгар кызлары” чыгыш ясаячак.
06.07 21:45

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). 14 июльдә Самара өлкәсенең Камышлы авылында IV өлкә Сабан туе узачак. Бу турыда “Самара татарлары” сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәмдә автор башкаручы Фирдүс Тямаев һәм “Болгар кызлары” чыгыш ясаячак. Өлкә Сабан туе программасында халык уеннары һәм спорт ярышлары да каралган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бәйрәм программасы:

10.00 сәгатьтә ат ярышлары һәм механизаторлар конкурсы башлана.

11.30 сәгатьтә бәйрәмнең тантаналы ачылышы була.

12.30 сәгатьтә Самара өлкәсе муниципаль районнары мәйданчыклары тәкъдим ителәчәк.

13.00 сәгатьтә милли көрәш һәм төбәкнең муниципаль районнары иҗат коллективлары чыгышлар башлана.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Безнең яңа укытучы"гранты ияләре билгеле,"Ефәк юлы" марафоны катнашучылары парадка җыелды, Бөтенроссия авыл Сабан туе киләсе елга Самарада була.

Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды

Абсолют батырга көрәшнең төп призы – скутер тапшырылды.

Миңнеханов Татарстанның Федераль атом-төш үзәге белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде

Татарстан Президенты кичә Снежинскта Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институтында булды.

Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный

Милли шура рәисе сүзләренчә, татар халкы туган телен белгән оныкларым белән горурланам, дип яшәргә тиеш.