Авыл

Теләчедә терлек азыгы хәзерлиләр

Биредә берьеллык үләннәрне җыюны 10 июльгә төгәлләргә планлаштыралар.
07.07 06:00

(Теләче, 7 июль,  “Татар-информ”, "Теләче",  Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрнең беренче катыннан сенаж салу, печән әзерләү кызу темплар белән бара, дип яза җирле басма.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 5 июльгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, шәткелеләр кышка 180 тонна печән, 850 тонна сенаж хәстәрләп куярга өлгергәннәр. Бер шартлы терлеккә күчереп исәпләгәндә, 4,5 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Шул ук вкытта ширкәттә игенчелектә чүчүлекләрне тәрбияләү, урып-җыю һәм көзге чәчүгә әзерлек чаралары күрү эшләре дә дәвам итә.

 “Полесье” комбайнын иярләүче, тәҗрибәле механизатор Рәис абый Ситдыйков ширкәт малларына көндәлек яшел масса турата иде. Аны терлек торакларына чирек гасырдан артык тракорчы булып эшләүче Наил Галимов алып кайтачак. Моннан тыш ул туралган массаны чокырга ташырга, печән төргәкләргә һәм игеннәрне дә тәрбияләргә өлгерә икән. Бер булганнан бар да була диюләре хактыр. Әлеге басудагы үләнне теземнәргә, “Магдон” комбайны белән, яшьрәк буын механизаторлар Рөстәм Габдуллин белән Фаил Рәхимов салган.

- Клевер басуының төрле урыннары бар. Бу җире ярыйсы әле. Кичә 80 әрҗә яшел масса тураттым, - дип таныштырды ул безне басудагы эшнең барышы белән. Рәис абый озак еллар “ДОН - 680”, КСК - 100” комбайннарында эшләгән. Хәзергесе - “Полесье” комбайнында өченче елын эшли икән.

Күпьеллыклар ширкәттә барлыгы 516 гектар мәйданда игелгән. “Печәнгә төшәргә соңга калуыбызның сәбәбе - үләннең ныгуын көттек”, - диде ширкәтнең баш инженеры Илнар Җәләев. Туратылган яшел масса Шәтке сөтчелек комплексы янәшәсендәге чокырга салына. Аны куәтле К - 700 тракторы белән Рөстәм Гыйләҗев таптый. Кайтарылган яшел массаның түкми-чәчми чокырга салынуы, сыйфаты һәм учет эше өчен, үз эшенең остасы Гыйльфан Хәбибуллин җаваплы.

- Печән массасы узган елгыга караганда азрак. Шулай булса да, булганын вакытында түкми-чәчми җыеп алырга кирәк. Хәзер мал асрап көн иткән авыл кешесе кышлыкка печәнен хәстәрли, бакча чүбен утый, корткыч бөҗәкләр белән көрәшә. Озын кышларны чыгасы бар бит, үз тамагың белән генә түгел, малың да тук булу кирәк бит, -дип каршы алды безне 2 нче кырчылык бригадасы бригадиры Илшат Габдуллин. Без килгәндә дүрт механизатор - Рөстәм Габдрахманов, Илсур Гыйләҗев, Марат Минһаҗев һәм Владимир Мазарченков 40 гектарлы мәйданны биләгән костер белән люцерна катнаш басуны урырга керешкәннәр иде. Өстәвенә, күңелләргә дәрт өстәп, печәне дә мул күренә. Габдулла Нуретдинов Т - 40 тракторы белән әбәдкә ширкәт пешекчеләре әзерләгән тәмле ашлар да китереп җиткерде. “Җиң сызганып, бердәмлектә эшләгәч, ашавы да күңелле шул”, - диде терлек азыгы әзерләүчеләр бертавыштан.

Вакытында төргәккә төрелгән, витаминлы печән ашаганда, 20-22 килограмм сөт бирүче сыерларның продуктлылыгы тагын да арту ихтималы зур булачак.

Ширкәттә берьеллык үләннәрне җыюны 10 июльгә төгәлләргә планлаштыралар. Терлек азыгы әзерләүдә катнашучыларның эшеннән ширкәт җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдинов кына түгел, басуда көнне төнгә ялгап эшләүче механизаторлар да эш һәм хезмәткә түләү шартларыннан, эш оештырылышыннан канәгать.
- Кыска срокларда югалтуларсыз җыйнап алырга насыйп булсын. Җәй башында яңгырлар, җылы көннәр булыр дип күңел ышанмаган иде хәтта. Бүген шөкер итәргә генә кала, - ди бригадир Илшат Габдуллин диелә район басмасында.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Президент Татарстан белән "ЛУКОЙЛ"ның товар әйләнеше 50 миллиард сумга җитүен белдерде

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә "ЛУКОЙЛ" гамәви акционерлык җәмгыяте президенты Ваһит Алекперов белән очрашты.

Р.Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясе утырышын уздырды

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, коррупциягә каршы җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга, гражданнарның хокукый аңын үстерүгә юнәлгән эшне оештыру кирәк.

Минтимер Шәймиев: Кешеләрне сөендереп, яшьләргә үрнәк булырлык матур эшләр эшләнә

"ЛУКОЙЛ" ширкәте оештыра торган бәйгедә 146 проект җиңүгә лаек, дип табылды.

Кама Аланы бистәсенә шәһәр статусы бирелергә мөмкин

Кама Аланы башлыгы сүзләренчә, бары тик биредә яшәүчеләр ризалыгы белән генә бистә шәһәр статусы алырга мөмкин.

“Сөембикә” операсының авторлары спектакльдә хатын-кыз язмышын сурәтләүләрен әйтәләр

“Сөембикә” операсы премьерасы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында ике көн - 26 һәм 27 сентябрьдә күрсәтеләчәк.