Авыл

Марат Әхмәтов: Ягулыкка бәя артканга, Татарстан аграрийлары 2,5 млрд сум югалта

Ягулык-майлау материалларына бәя арту, предприятиеләргә техниканы нәтиҗәлерәк куллануга этәргеч бирә, диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
07.07 11:25

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Ягулыкка бәя артканга, Татарстан аграрийларына 2 дән алып 2,5 млрд сумга кадәр артык акча түләргә туры киләчәк. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен биргән интервьюда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

“Соңгы елларда без чәчү кампаниясе алдыннан Татарстанның "Татнефть" һәм "ТАИФ" компанияләре белән килешеп эшлибез. Алар безнең өчен ягулыкка түбән бәя теркәп куя. Әмма бу безнең ихтыяҗларны тулысынча капламый”, - дип әйтте Әхмәтов.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе сүзләренчә, ягулык бәяләре арту аркасында, быел Россия агросәнәгать комплексы сезонлы эшләрдә 110 млрд сум артык акча түләячәк.

“Узган ел белән чагыштырганда, ташламалы бәяләрне дә исәпкә алып, якынча 2 – 2,5 млрд сум артык түләячәкбез. Ә ягулыкны узган елдагы күләмдә сатып алабыз”, - диде министр.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте, Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк.

Рөстәм Миңнеханов Вьетнамның Тулы вәкаләтле илчесе белән хезмәттәшлек турында сөйләште

"Татарстан Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре кысаларында Вьетнам белән хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча игътибар итә", - диде президент.

Рөстәм Миңнеханов бюджет акчасын нәтиҗәле файдалануны таләп итте

Татарстан Президенты бюджет баланслы булсын өчен, депутат корпусы белән тыгыз эш барырга тиешлеген җиткерде.

Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша

"Nuestroamericana" фестивале Монреальдә быел сигезенче тапкыр үтә.

Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Зуля Камалованың татарча альбомына краудфандинг юлы белән акча җыяр өчен бер атна вакыт калды.