Хәвеф-хәтәр

Татарстанда һава торышы бозылганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә

Иртәгә төнлә һәм көндез республикада бозлы яңгыр явуы көтелә.
07.07 17:27

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе һава торышы бозылганда куркынычсызлык чараларын истә тотарга киңәш итә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, якшәмбе, 8 июльдә төнлә һәм көндез республикада яшенле яңгыр көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрга кадәр булачак. Урыны белән бозлы яңгыр да яварга мөмкин.

Көчле җил вакытында балконнан һәм ишегалларыннан беркетелмәгән предметларны алып куярга һәм тәрәзәләрне яхшылап ябарга киңәш ителә. Шулай ук йорт стенасы янында торырга ярамый, чөнки түбәдән шифер яки башка материаллар төшәргә мөмкин.

Көчле җил булган очракта, электр линиясе челтәрләре, агачлар, киштәләр һәм йорт кәрнизләре янында тормау сорала. Бу очракта якындагы подъезга яки подвалга качарга киңәш ителә.

Машина йөртүчеләргә ерак сәфәрләрне кичектерергә һәм торак пунктлардан чыкмаска киңәш ителә. Юлда хәрәкәт иткәндә, яшенле яңгыр башланса, куркынычсыз тизлек сайларга, игътибарлы һәм сак булырга кирәк.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды, Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты.

Салават Фәтхетдинов иң зур сабан туе Казанда узып, татарлар бирегә җыелырга тиеш дип саный

Җырчы үзенең 30нчы концерт сезонына багышланган матбугат конференциясендә сабантуйларга булган мөнәсәбәтен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов: Иртәме-соңмы үзмәшгульлек системасын гадиләштерергә кирәк

Хөкүмәт өчен үз эшләре белән шөгыльләнүчеләрдән бюджетка салым кертүгә караганда системаны гадиләштерү мөһимрәк, диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты

Татарстандагы ВТБ банкының кредит портфеле 2018 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча МСБ сегментында 33 миллиард сумга җиткән.

Татар дин әһелләре форумы делегатларына әзерләнгән концертны “Татар-информ” онлайн күрсәтә

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор ансамбле концерты бара.