Икътисад

Кайбычта бизнесларын яңа башлап җибәрүчеләргә үз көчләренә таянырга киңәш иттеләр

"Бизнес-десант" вәкилләре белән очрашуга эш тәҗрибәсе булган һәм үз эшен башлап җибәргән эшмәкәрләр чакырылган иде.
08.07 01:00

(Кайбыч, 8 июль,  "Татар-информ",  "Кайбыч таңнары", Людмила Путятинская). Бизнесны ничек нәтиҗәле алып барырга һәм акча эшләргә мөмкин? Кайбычка килгән "Бизнес- десант" республика проекты командасы район эшмәкәрләрен шуңа өйрәтте, дип яза җирле басма.

Очрашуны район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров башлап җибәрде.

– Безнең районда эре бизнес юк, әмма сәүдә өлкәсендә дә, авыл хуҗалыгы тармагында да кече бизнесның барлык төрләренә дә юл ачык. Эшмәкәрләр дәүләт тарафыннан күрсәтелүче барлык ярдәм чараларыннан да файдалану мөмкинлегенә ия. Бүгенге семинар-уку бизнес өлкәсендәге белемнәрегезне тагын да тулыландырырга һәм проблемаларыгызны хәл итәргә ярдәм итәр,–диде ул бизнес буенча файдалы консультация оештыручыларга рәхмәт белдереп.

"Бизнес- десант" спикеры Руслан Скорпов очрашу программасы һәм тәкъдим ителгән көн тәртибе буенча чыгыш ясаучы консультантлар белән таныштырды. Сораштырудан күренгәнчә, семинарда катнашучыларның күбесе азык-төлек һәм төзелеш материаллары белән сәүдә итү өлкәсеннән булып чыкты. Яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнүчеләр, реклама бизнесында тәҗрибә туплаучылар, башка өлкәдәге эшмәкәрләр бирегә яңа белемнәр алу өчен килгән. Үзләре турындагы мәгълүматларны һәм мөрәҗәгатьләрне алар "Бизнес- десант" проектын оештыручылар тараткан анкеталарда калдырды. Бу яңадан элемтәгә керү өчен кирәк.

Укыту үзара аралашу формасында узды, эшмәкәрләргә барысын да аңлаешлы телдә аңлаттылар, мисаллар да тормышның үзеннән алынган иде. Бер сәгатьтән артык дәвам иткән очрашуда алар микрофинанслау займының мәгънәсе, бизнесны үстерү өчен акчаны ничек тизрәк алу, эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондлары эшчәнлеге турында бай мәгълүмат алды. Эшмәкәрләр өчен "факторинг" дигән аңлатма да ачыш булды. Ул түләүләрен кичектерергә теләүчеләр өчен кирәк, ә андый хәлләр кече бизнеста да очрый.
– Лизингка җиһазлар алу һәм сәүдә челтәренә продукцияңне кертү мөмкинлеге турындагы мәгълүматлар аеруча кызыксыну уятты, – диде очрашуда катнашучыларның берсе.
Тормыш бер урында гына тормый, без даими үзгәрүчән дөньяда яшибез. Яшьләр хәзер интернет-сәүдә турында да күп белә, безнең җирлектә дә үзләренә кирәкле товарларга интернет аша заказ бирүчеләр бар. Әлеге төр сәүдә турында да бик күп яңалыклар ишетергә туры килде бу көнне «Бизнес-десант» вәкилләреннән.

Консультантлар түләүле һәм түләүсез рәвештә белем алу мөмкинлекләре турында да сөйләде. Бизнес-планны үзең төзүнең бер кыенлыгы да юк икән, әлегә кайбер эшмәкәрләр аны зур акчалар түләү бәрабәренә башкалардан ясата.

Бу очрашуның файдалы һәм урынлы булуын эшмәкәрләр үзләре дә әйтеп узды. Алар микрозаймнар, продукцияне интернет аша сату, "Лизинг-грант" программасы һәм сәүдә челтәренә чыгу турында өстәмә мәгълүмат алган. Эшмәкәрләр эшчәнлекләренең яхшы баруы өчен тырыша. Әлеге очрашуның модераторы бизнесларын яңа башлап җибәрүчеләргә күбрәк үз көчләренә таянырга киңәш итә, диелгән район хәбәрендә.

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында узган чарада Минтимер Шәймиев, Алексей Песошин, Татарстан депутатлары һәм башкалар катнашты.

Казан мэры Президент юлламасы турында: Бурычлар куелды һәм без аларны үтәргә әзер

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасында республиканың тотрыклы социаль-икътисади үсешен саклауның әһәмиятен әйтте.

Авылдагы мәдәният оешмаларына эшкә килгән яшь белгечләргә пособие бирәчәкләр

Урта һөнәри белеме булган белгечләргә - 50 мең сум, югары белемле белгечләргә 100 мең сум акча түләнәчәк.

Татарстанда 2019 елга пенсионерларның яшәү минимумы күләме билгеле булды

Республикада 73 меңгә якын пенсионер федераль социаль өстәмә акча ала.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гериатрия хезмәте оештырырга тәкъдим итте

Республикада олы яшьтәге кешеләрнең авыруларын дәвалаучы медицина үзәге кирәклеген Президент үзенең еллык Юлламасында әйтте.