Хәвеф-хәтәр

“Зимняя вишня”да янгын сүндерүне оештырган җитәкчегә карата җинаять эше кузгатылган

Андрей Бурсин тоткарланган, тикшерү аны кулга алуны сораячак.
08.07 10:31

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Россия тикшерү комитеты Кемеровоның “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгын факты буенча яңа җинаять эше кузгатты. Аның фигуранты булып, Федераль янгынга каршы хезмәтнең Кемерово өлкәсе буенча 1нче отряды җитәкчесе тора. Бу хакта Россия тикшерү комитеты рәсми вәкиле Светлана Петренко сөйләде.

Бурсинга үз эшен тиешенчә башкармауда гаепләү белдерелә. Аның отряды янгын чыккан урынга беренче килеп җиткән. Тикшерү фаразлары буенча, ул Кемерово янгын сүндерү-коткару гарнизонын тиешле көчләр һәм чаралар белән оештырмаган һәм янгын урынында тиешле тикшерү уздырмаган.

Эшен тиешенчә башкармаган янгын сүндерүче тоткарланган, тикшерү аны сак астына алуны сораячак.

Андрей Бурсиннан тыш, “Зимняя вишня”дагы янгын эше буенча 2нче янгын-сүндерү-коткару часте җитәкчесе Сергей Генин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кемерово өлкәсе буенча Баш идарәсе начальнигы Александр Мамонтов һәм Березовский һәм Кемерово районнары башлыгы Григорий Терентьев уза. 

  • “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендәге янгын быел 25 мартта булды. Янгын нәтиҗәсендә 60 кеше һәлак булды, шул исәптән 37 бала. Тагын 79 кеше зыян күрде.

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына коммуналь техника ачкычлары тапшырды

Республиканың 25 муниципаль районына автогрейдер, төягеч һәм башка махсус техника тапшырдылар.

“Ак Барс” Казанда “Сибирь” командасын җиңде

26 сентябрьдә “Ак Барс” Кытай командасы “Куньлунь Ред Стар” белән “Татнефть-Арена” бозында көч сынашачак.

Казанда ат спорты буенча Татарстан Кубогы тәмамланды

Ярышларда барлыгы 34 команда катнашты.

24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыкты, 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләре елы булачак, Казанга Үзбәкстан театры килде.

Татарстан районнарының иң яхшы якташлыклары бүләкләнде

Быел беренче урынга Буа районы якташлык җәмгыяте лаек булды.