Татар дөньясы

Бөтенроссия "Орленок" балалар үзәгендә Сабан туе бара

"Кояшкай" лагерының малайлары һәм кызлары татарлар һәм башкортларның җәйге төп бәйрәме - Сабан туен уздыра.
08.07 12:13
(Казан, 8 июль, "Татар-информ"). Бу минутларда Краснодар крае Туапсе шәһәрендә урнашкан Бөтенроссия "Орленок" балалар үзәгенең "Кояшкай" лагерында Сабан туе бара. Бу хакта лагерьның социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә. 
 
"Әлеге минутларда "Кояшкай"ның малайлары һәм кызлары татарлар һәм башкортларның җәйге төп бәйрәме - Сабан туен уздыра. "Комсомольский" балалар лагерыннан егетләр һәм кызлар алар өчен уеннар үткәрә", - диелә хәбәрдә. 
 

 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына коммуналь техника ачкычлары тапшырды

Республиканың 25 муниципаль районына автогрейдер, төягеч һәм башка махсус техника тапшырдылар.

“Ак Барс” Казанда “Сибирь” командасын җиңде

26 сентябрьдә “Ак Барс” Кытай командасы “Куньлунь Ред Стар” белән “Татнефть-Арена” бозында көч сынашачак.

Казанда ат спорты буенча Татарстан Кубогы тәмамланды

Ярышларда барлыгы 34 команда катнашты.

24 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыкты, 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләре елы булачак, Казанга Үзбәкстан театры килде.

Татарстан районнарының иң яхшы якташлыклары бүләкләнде

Быел беренче урынга Буа районы якташлык җәмгыяте лаек булды.