Татар дөньясы

Оренбург "Татар кызы-2018" бәйгесендә Илнара Надырова җиңү яулаган

Илнара Надырова Казанда октябрь аенда узачак Халыкара бәйгедә үзе яшәгән төбәк данын яклап чыгыш ясаячак.
08.07 13:49
(Казан, 8 июль, "Татар-информ"). Оренбург "Татар кызы-2018" бәйгесендә беренчелекне Илнара Надырова яулаган. Бу хакта Оренбург татары активисты Мансур Сәгъдиев хәбәр итә. 
 
Илнара Надырова Казанда октябрь аенда узачак Халыкара бәйгедә үзе яшәгән төбәк данын яклап чыгыш ясаячак. 
 
  • "Татар кызы" бәйгесе 2011 елдан үткәрелә, беренче тапкыр ул Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тарафыннан оештырылды. 2016 елда бәйге халыкара статус алды. 
 
Быел "Татар кызы" Халыкара бәйгесе Татарстан Республикасында узачак. "Татар кызы - 2017" конкурсында җиңгән Гөлназ Гатина туган төбәгенә шундый хокук  яулады.
Татарстанда "Татар кызы-2018" сайлап алу турының җиңүчесе дип  Балтачтан Гүзәл Габдрахманова танылды.
 
"Бәйгегә әзерләнгәндә иң авыры - талантлы хатын-кызлар турында сөйләү булды. Чөнки безнең яктан чыккан үрнәк ханымнар бик күп һәм аларның барысын да тәкъдим итеп бетерергә мөмкин түгел. Җиңүемә ышанып килдем. Әтием: "Кызым, барасың икән - җиңәсең" дип дәрт бирде", - диде Гүзәл Габдрахманова "Татар-информ"га.
 
  • Гүзәл Габдрахманова 6 октябрь көнне "Татнефть-Арена"да узачак Халыкара "Татар кызы-2018" бәйгесендә республика данын яклаячак. 

КӨН ҮЗӘГЕНДӘ

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концертлар залында узган чарада Минтимер Шәймиев, Алексей Песошин, Татарстан депутатлары һәм башкалар катнашты.

Казан мэры Президент юлламасы турында: Бурычлар куелды һәм без аларны үтәргә әзер

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасында республиканың тотрыклы социаль-икътисади үсешен саклауның әһәмиятен әйтте.

Авылдагы мәдәният оешмаларына эшкә килгән яшь белгечләргә пособие бирәчәкләр

Урта һөнәри белеме булган белгечләргә - 50 мең сум, югары белемле белгечләргә 100 мең сум акча түләнәчәк.

Татарстанда 2019 елга пенсионерларның яшәү минимумы күләме билгеле булды

Республикада 73 меңгә якын пенсионер федераль социаль өстәмә акча ала.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гериатрия хезмәте оештырырга тәкъдим итте

Республикада олы яшьтәге кешеләрнең авыруларын дәвалаучы медицина үзәге кирәклеген Президент үзенең еллык Юлламасында әйтте.